Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
28 гыйнвар 2019, 16:14

Аварияләрне камера теркәячәк

Киләсе 7 елда республика юлларында 663 видеотеркәү камерасы барлыкка киләчәк

Республика Хөкүмәтен юлларда һәлак булучылар саны арту мәсьәләсе җитди борчый. Төбәк Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров бу мәсьәләне чираттагы ашыгыч киңәшмәгә чыгарды.


– Миңа төп сәбәп – тизлекне арттыру һәм каршы як юлга чыгу дип аңлаттылар. Әйдәгез видеотеркәү камераларын адым саен урнаштырыйк, – дип мөрәҗәгать итте ул министрлар һәм район хакимиятләре башлыкларына. – Автоһәвәскәрләр моның өчен безгә бәддога укысын, әмма арытабан очмасыннар өчен без аларны штрафка күмеп ташлаячакбыз.

Республика җитәкчесе күрсәтмәсе буенча төбәк юлларда хәрәкәт торышын теркәүче камералар сатып алу өчен кимендә өч миллиард сум акча юнәлтәчәк. Янә 2 миллион 200 мең сумны химаячылар өстәячәк.

Шулай итеп, республикада җиде елда юллардагы камералар исәбе кимендә 660 данәгә җитәчәк. Аларның бер өлеше Туймазы районы биләмәсендә дә урнаштырылачак. Бу чара киләчәктә күңелсез статистиканы киметергә ярдәм итәр, мөгаен.

Ел башыннан районда юл-транспорт казалары исәбе арткан, дүрт кеше һәлак булган (үткән елның шушы чорында корбаннар булмаган), ике бала җәрәхәтләнгән.

Төп сәбәпләр исәбендә – каршы як юлга чыгу, җәяүлеләр кичүен үткәндә шофёрларның игътибарсызлыгы, тизлек арттыру, җәяүлеләрнең битарафлыгы, тәүлекнең караңгы мәлендә аларның киемендә яктылык кайтаргыч өлешләр булмау.

Бу атнада ике җәяүле тапталган, берсе һәлак булган, икенчесе җәрәхәтләнгән. Мәсәлән, дүшәмбе, 21 гыйнварда, Туймазыда Горький һәм Көньяк урамнары чатында «Шкода» машинасына идарә иткән 56 яшьлек туймазылы 22 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Юл-транспорт казасы нәтиҗәсендә яшь ир хастаханәгә эләккән.

Сишәмбе, 22 гыйнварда, Гафуров авылында 30 яшьлек кандралы идарә иткән “Шевроле” машинасы җәяүлене бәрдергән. Җәрәхәтләнгән җәяүле район хастаханәсендә җан биргән. Юл-транспорт казасының икесе дә тәүлекнең караңгы вакытында теркәлгән, җәяүлеләрнең икесенең дә киемендә яктылык кайтаргыч өлешләр булмаган.

Юлларда аварияләр саны арту сәбәпле, дәүләт автоинспекторлары шәһәр һәм район юлларында профилактика рейдлары үткәрә. Алар бер меңләп идарә җаваплылыгы беркетмәсе төзегән, штрафларның гомуми бәясе – 791,6 мең сум.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: