Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2021, 11:58

Дөнья тоткасы

Тукайда яшәүче хезмәт ветераны 60 ел бергә гомер кичергән иренә иң җылы теләкләрен багышлый

Тукайда яшәүче Фәния Нуриәхмәт кызы Халәпованың бервакытта да боекканын күрмәссең. 85 яшь тулса да, ул әле дә күңел көрлеге һәм шат күңеллелеге белән таң калдыра.
Фәния Нуриәхмәт кызы Яңа Суккул авылында туа. Балачагы бик авыр була. Әтисе фронтта һәлак була һәм җиде баланы тәрбияләү бурычы әнисе иңенә төшә. Япь-яшь кенә Фәния аңа хуҗалык эшләрендә ярдәм итә, эне-сеңелләрен караша. Бераз үсә төшкәч, колхозга эшкә урнаша. Аннары авыл мәктәбендә 35 ел җыештыручы булып эшли. Хаклы ялга да шуннан китә.
Ире Әхкәм Әгъзам улы белән 60 ел инде иңгә-иң гомер итә алар. Бер-беренә тугрылыгы, бер-берсен хөрмәт итүе, хезмәт сөючәнлеге белән өч балалары – Физәлия, Әхәт, Әхнәфкә лаек үрнәк күрсәткәннәр.
— Акыл картая-картая керә диләр. Минем әти-әни шулай акыллы булып туган дип уйлыйм. Кеше турында бервакытта да начар сүз сөйләмиләр, кеше чәйнәп утырырга вакытлары да юк. Әле дә чәмләнеп дөнья көтәләр – шатланып туя алмыйбыз, – ди кызлары Физәлия. – Терлекләрен бетереп, үзләре өчен яшәүләрен үтенәбез. Баш тарталар, хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Әти-әниемнең гаиләсе – авылдашлар өчен дә үрнәк. Әниебез – йорт учагы җылысын саклаучы, “Халәповлар” дип аталган дөньяның тоткасы. Игелекле, туганнары һәм якыннары өчен зур терәк. Аның мәхәббәте барыбызга да җитә. Бианасы белән 14 ел бергә бер йортта яшәделәр, бер-берсенә карата җылы мөнәсәбәттә булдылар. Миннән кайчак: “Син ничек барысына да өлгерәсең?” – дип сорыйлар. “Сез минем әнине күргәнегез юк әле!” – дип җавап бирәм.
Фәния Нуриәхмәт кызы бәлеш, татлы пәрәмәчләр, икмәкне шулкадәр оста пешерә ки, үзенең икмәкханәсен ачса, аннан кеше өзелеп тормас иде. Уңган хуҗабикә пешергәнне кибетнеке белән чагыштырып булмый инде.
— Күпне күрдек, күпне кичердек без. Бер-беребезгә һәрвакыт ышандык, сүзгә килешкәнебез булмады. Алдан киңәшләшеп, эшкә бергәләп тотындык. Туйга кадәр Әхкәм белән озак очрашып йөрмәдек. Чөнки элек көн дә очрашып йөрергә вакыт юк иде. Авылда иртәдән кичкә кадәр эшләп үстек. Озак уйлап тормадым, кияүгә чыгарга риза булдым. Әле дә бәхетле мин, – диде Фәния Нуриәхмәт кызы.
Читайте нас: