Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар 2021, 13:24

Яңа ел шәһәрчеген кемнәр төзеде?

Яңа ел шәһәрчеген кору белән фәкать Туймазы эшкуарлары һәм предприятиеләре шөгыльләнде. Аларның унысы сыннар һәм яктылык инсталляцияләре булдырса, калганнары уңайлы инфраструктура тәэмин итте, шул исәптән – кайнар азык сату үзәкләре урнаштырды.

Шәһәрчек корылышы шәһәр хакимияте башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин һәм төзекләндерү бүлеге катнашлыгында әзерләнде. Проектның асылын нәкъ алар тәкъдим итте. Мәсәлән, караңгыда дирбияләре алтын төсендәге утлар белән балкыган җигүле пар ат урнаштыру тәкъдиме – бүлек начальнигы Ирек Шакировныкы.
Бу матурлык ничек иҗат ителүен проектны тормышка ашыручылар үзләре генә белә. Чөнки сыннар һәм инсталляцияләрнең күбесе күзаллау буенча гына башкарылган. Башта заказчы башкаручылар белән мәйданда нәрсә күрергә теләвен сөйләшкән. Аннары осталар бар тәҗрибәсен, зиһенен эшкә җигеп, уйланганны ничек чынга ашыру өстендә эшләгән. Мәсәлән, тарантас-бишеккә җигелгән атларны гына алыйк. Бу күркәм композицияне шәхси эшкуар Зиманов эшчәннәре иҗат иткән. Рәссам эскизлар әзерләгән, пар атны исә металлны сәнгатьле чүкү белгече Артем Галләмов ясаган. Ахырда кысага пенопласт һәм полистиролдан “ит үрдергәннәр”. Аннары башка белгечләр эшкә кушылган. Атна дәвамында, иртәдән төн уртасына кадәр, өч кеше бу композицияне яктырткычларга төргән. Яктыртуга кимендә 400 метр гирлянда киткән.
Зәрканнарча төгәллек белән электр эшен Нәфыйков шәхси предприятиесе эшчәннәре башкарган.
Шәһәрчекне кору эшенә шулай ук ШЭ Матвеев, “3нче төзелеш фирмасы”, “Дорстрой” , “КомТехСервис”, “Башпромстрой” җәмгыятьләре, “Северное” идарәче компаниясе, “Туймазы шәһәр электр челтәрләре”, “Җылылык челтәрләре” җәлеп ителде. Бу матурлыкны «Батыр» каравыл предприятиесе саклады.
Читайте нас: