Иксез-чиксез илебез буенча сибелгән туганнар белән хәзер беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың. Эше, язмышы яисә тиктормас холкы кешене өйрәнгән җиреннән яхшы тормыш эзләп чыгып китәргә мәҗбүр итә. Берничә дистә ел элек махсус урта һәм югары уку йортлары студентларын илебезнең яшь квалификацияле алмаш таләп ителгән төрле төбәкләренә юллама буенча эшкә җибәрү дә эчке миграция үсешенә шактый ярдәм итте. Берәүләре, билгеләнгән вакытны эшләп, кире кайтты. Бәгъзеләре яңа урында йортын һәм гаиләсен табып, анда гомерлеккә калды.
Туймазылыларның күбесе Русиянең төньяк өлешенә омтылды (әле дә шулай). Озын акча һәм яхшы тормыш эзләп, йөзләгән якташыбыз шул якка юл тота. Әмма киресенчә дә булырга мөмкин. Төмән өлкәсендә туып үскән Людмила Долгушина бүген үзен туймазылы дип атый. Шулай булмыйни, безнең шәһәрдә кимендә 34 ел яши һәм эшли ич ул.
...1986 елда Людмила Викторовна Төмән машина эшләү техникумын тәмамлый. Эшкә тәгаенләү комиссиясендә яшь технологка ике машина эшләү предприятиесенең берсенә – Казагыстанның Кентау яисә Башкортстанның Туймазы шәһәренә барырга киңәш итәләр. Башкортстан якынрак булыр дип, кыз икенчесен сайлый. Өстәвенә, “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы”нда аңа, яшь белгеч буларак, фатир бүләргә вәгъдә итәләр.
Людмила Викторовна ул язгы җылы көнне бүгенгедәй хәтерли. 20 яшьлек кыз Туймазы станциясендә поезддан төшеп кала.
— Шәһәрдә ни туганнарым, ни танышларым юк. Әле уйлыйм да, шаккатам, ничек бу адымга базнат иттем икән? Әмма яшь чакта барыбыз да кыю булабыз. Ул вакытта миңа бөтенләй таныш булмаган җиргә ялгызың килеп урнашу яшьлек хыялы булып тоелды. Үземне олы һәм мөстәкыйль кеше итеп хис иттем, – дип елмая Людмила Викторовна.
Заводта кызны баш технолог бүлегенең механика-эшкәртү бюросына эшкә тәгаенлиләр. Предприятие коллективы дус-тату була, хезмәттәшләре бик ярдәм итә. Тора-бара яшь технолог эш нечкәлекләренә төшенә, тиздән үзен бик яхшы белгеч итеп күрсәтә. Ирешелгәндә туктап калмый, Мәскәү күтәртү-транспорт институтында югары белем ала. Дүрт елдан соң инженер-технолог була, янә ике елдан аны куәтләр һәм планлаштыруны исәпләү бюросына күчерәләр. Бүген дә шунда хезмәт сала ул.
Людмила Викторовна строповка, кантовка схемалары әзерли, завод биналарын планлаштыра һәм әзер эшләнмәләрне кап-ларга тутыра. Аның соңгы күләмле эшләренең берсе – заводның ярымтагылмалар җитештереләчәк яңа цехының план-схемасын сызу. Техника хәвефсезлеге таләпләре һәм ГОСТларга ярашлы рәвештә, инженер-технолог кәгазьдә булачак цехны “төзегән”, станокларны урнаштыруның кулай ысулын сайлаган. Шундый күләмле эшне бер атнада башкарып чыккан. Сызымнар буенча өч үлчәмле модельләр эшләүне яраткан шөгыле дип атый.
— Тәүге елларда туган ягыма кайтып китәргә дигән уйлар булгаласа да, хәзер юк инде, – ди ул. – Вәгъдә ителгән фатирны алдым, аны үземчә бизәдем-кордым, биредә яхшы дусларым бар. Зур булмаган шәһәрнең тыныч, салмак тормышына күнектем, мине бирегә ташлаганы өчен язмышыма рәхмәтлемен.