Кичә галимнәр Туймазы районында булды. Туган якны өйрәнүчеләр, аксакаллар, хезмәт ветераннары, мәдәният эшчәннәре белән аралашты. Кәкребаш мәдәният йортында 82 яшьлек Әмир Вәлиуллин Тукмак-Каран авылы тарихы, авыл исеме килеп чыгуга бәйле риваять турында бәян итте.