Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2021, 18:32

Рацион һәм моцион турында

“Рассвет” җәмгыятендә сыер малы өчен заманча ферма төзеләСыер малы өчен душ, хәтта ванна, тарагыч һәм кечкенә хастаханә – берәүнең хыялы гына түгел, заманча авыл хуҗалыгындагы чынбарлык.

Терлекчеләр хуҗалыкларында маллар өчен уңайлы шартлар тудыручы, шуның белән аның нәтиҗәлелеген күтәрүче яңа технологияләрне чәмле куллана.
Тәҗрибә-сынаудан курыкмаучылар исәбендә –“Рассвет” җәмгыятенең 35 яшьлек җитәкчесе Илгиз Гайнаншин. Алты ел элек ул зыянга эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиесе хуҗасына әверелә. Һәм аны үстерә, акчасын гына түгел, көч һәм егәрен сала башлый. Бүген хуҗалыкта кара-чуар токымлы 650 баш сыер малы асрала, 250се – савым сыеры. Шуңа өстәп, 50 баш атлары бар. Биредә сыер малын салкында асрауны өстен күрәләр, димәк, алар даими диярлек утарларда була, абзарга саварга һәм төнгелеккә генә кертәләр.
– Сыер малы даими җылыда асрауга мохтаҗ түгел, ул салкынны да яхшы кичерә, – ди Илгиз Рәшит улы. – Әмма алар өшемәсен өчен яхшылап тукландыру кирәк. Һәр терлек көн саен уртача 20 килограмм үзебез әзерләгән мал азыгы ашый. Моның өчен былтыр сигез катнашазык комплексы сатып алдык. Фураж ашлыгы, биоөстәмәләр, тоз, акбур һәм башкалар ваклана һәм тигез өлештә кушыла.
Әлегә ике комплекс урнаштырдык. Киләчәктә алар сигез булачак – һәркайсында терлекләрнең аерым төркеме өчен азык әзерләнә. Төп пешекче – Людмила Ганиева. Меню таләпләрен төгәл үтәп, ул терлекләр өчен һәркөн икешәр тонна азык әзерли.
Катнашазык комплекслары — хуҗалыкта барлыкка килгән бердәнбер яңалык түгел. Үткән ел ахырында утарларны ерактан идарә ителүче җылы су улаклары белән җиһазлаганнар. Анда су 30 градус салкында да туңмый. Хәзер иртән улак-ларны боздан чистарту һәм су өстәү зарурлыгы калмаган, төймәгә басу да җитә.
— Бу әле эшнең башы гына, – дип ышандырды Илгиз Рәшит улы. – Бирегә ярты елдан соң килсәгез, ферманы танымаячаксыз да!
Предприятие җитәкчесе безне зур корылма янына алып килде – элекке гараж икән бу. Озакламый ул заманча терлекчелек комплексына әвереләчәк. Аны 2019 елда банктан алынган кредит акчасына төзи башлаганнар.
– Бинада тәрәзәләр уелды, идән тигезләнде, аны малларны ашату һәм асрау бүлекләренә аердык, янкорма рәвешендә савым залы җиһазладык. Аларның берсе “елочка” кагыйдәсе буенча эшләячәк, берьюлы 12 сыерны хезмәтләндерәчәк, икенчесе – “вертушка” – 36 сыер өчен тәгаенләнгән. Моннан тыш, шунда ук малларны ветеринар карый алсын, УЗИ үткәрсен өчен “хастаханә” мәйданчыгы җиһазлау да күздә тотыла. Бүгенге көндә биредә дозаторлы су эчергечләр урнаштырылган, ул маллар кулланган су күләмен исәпләп чыгару, аларның үсеше өчен витаминнар һәм миикроэлементлар кертү мөмкинлеге тәэмин итә. Озакламый тоякларын бактерияләрдән эшкәртү өчен ләгән-ванналар, душ һәм киптергеч барлыкка киләчәк.
Маллар асралган залда исә автомат щетка-тараклар урнаштырылган, алар малларның тәненә кагылу белән эшли башлаячак.
Читайте нас: