Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
25 Января 2021, 13:24

Лейтенант Муллаяновның ике йолдызы

Зәки Шәрип улы Муллаяновның хәрби биографиясе меңләгән солдат язмышы белән охшаш. Шаранда туып үскән, 1942 елның мартында фронтка алынган. 21нче Гвардия механика полкы исәбендә Украинаны, Польшаны азат иткән, Берлинны алган.

Ике тапкыр яраланган. өстәвенә, икенче тапкыр сугыш тәмамланырга ике атна калгач. Өенә ике Кызыл Йолдыз ордены, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре белән кайта.
Үзенең беренче Кызыл Йолдыз орденын Муллаянов Тромбовля шәһәрен (Көнбатыш Украина) азат иткән өчен ала. 1944 елның 22 мартында батальоннан беренче булып шәһәргә үтеп керә һәм алты фашистны әсирлеккә ала һәм хәрби милек төялгән шулкадәр ук олауны кулга төшерә. Шул ук көнне үзе ясаган салда атучылар ротасын елга аша чыгара, соңыннан дошман позициясенә үтеп кереп, сигез фашистны юк итә.
Икенче каһарманлыгын 1945 елның 26 апрелендә кыла. Ярымҗимерек йортларның берсендә фашистлар төркеме яшеренгән була, алар теләсә кайсы хәрәкәтләнүче максат буенча ут ача. Муллаянов шәхси үрнәгендә взводын һөҗүмгә күтәрә һәм пулялар яңгыры астында йортка атылып керә. Яраланган булса да, ул үз куллары белән 28 немец солдатын, бер офицерны, өч пулемет оясын һәм бер пушканы юк итә, 16 дошманны кулга ала. Бу совет танклары һәм пехотага алга бару мөм-кинлеге бирә.
Зәки Шәрипҗан улы Муллаянов 1946 елның августында кече лейтенант дәрәҗәсендә демобилизацияләнә. Сугыштан соңгы елларда Туймазыда яши һәм эшли. “Ремстрой”да һәм шәһәр электр челтәрләрендә балта остасы булып хезмәт сала. Аның турында “алтын куллы оста” дип сөйлиләр. Бу чыннан шулай – ул үз йортын салып керә, андагы йорт җиһазын үзе ясый. Моннан тыш, дүрт бала тәрбияләп үстерә, аларның һәркайсы югары белем ала. Бүген Муллаяновлар нәселен 10 оныгы һәм онык баласы дәвам итә.
Читайте нас