Уфада Джеффри Мон-сонның джиу-джитсу һәм грэпплинг мәктәбе эшли башлады. Бразилия джиу-джитсуы, грэпплинг буенча күп тапкыр дөнья чемпионы, катнаш көрәш легендасы булган американлы үзенә 50 яшь тулган көндә үзенең исемен йөртәчәк спорт оешмасы ачып, аның баш тренерына әверелде. Мәктәп бүлекчәләре “Нефтяник” спорт комплексында һәм Рима Баталованың Спорт әзерлеге үзәгендә ачылган. Анда балалар да, өлкәннәр дә шөгыльләнәчәк.
Башкортстан Башлыгы бу чараны тарихи вакыйга дип атады. Радий Хәбиров белән Монсонны күптәнге дуслык җепләре бәйли – чемпион аның тәкъдиме белән Красногорскидан Уфага күченгән.
— Аның белән танышкач, бу кешенең зур йөрәкле һәм балаларны яраткан күренекле спортчы икәнен аңладым. Мәктәп ачу рес-публикабыз спортына зур өлеш, меңләгән малай һәм кызга нигез күнекмәләр алу мөмкинлеге дип исәплим. Кайберләре Монсон кебек танылган булыр бәлки, – диде Радий Фәрит улы.
Джеффри Монсон сүзләренә караганда, ул Башкортстанга белемен уртаклашырга, республикада джиу-джитсу һәм грэпплинг буенча халыкара ярышларда чыгыш ясый алырлык оста команда оештырырга килгән. Янә шәһәрдә дә, авылда да спортның бу төренә өйрәтү өчен шартлар булдыру турында хыяллана ул.
Яңа спорт мәктәбен ачарга Уфа, Мәләвез, Туймазыдан джиу-джитсу тренерлары чакырылды.
— Дөнья спорты йолдызы белән очрашуга алдынгы тәрбияләнүчеләремне алып бардым, – ди Туймазыдан “Самурай” көрәш академиясенә нигез салучы һәм өлкән тренер Андрей Черных. – Кызганычка, осталык дәресе булмады, аның каравы, республика Башлыгы һәм спорт йолдызы белән очраштык, хәтта фотога төштек.
Танылган спортчы белән икенче очрашуым бу. Беренчесе Казанда булды, алты ел элек аның осталык дәресенә барган идек. Дәрес нибары дүрт сәгать дәвам итте, әмма шушы вакытта күп нәрсәгә, шул исәптән аңа гына хас “төньяк-көньяк” буып көрәшү ысулына, өйрәндем. Бу ысул джиу-джитсу, грэпплингта кулланыла. Джеффри аңа бармаклары ярдәмендә төшендерде хәтта. Бу ысулны элек тә белә идем әлбәттә, әмма осталык дәресеннән соң ул минем өчен төп ысулга әверелде, – ди Черных.