Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Дождь
Җәмгыять
18 Января 2021, 06:34

Люк Бессон геройларына барельефта җан өрүче

Туймазыдан Радик Умәргалин үзенчәлекле композиция һәм картиналар иҗат итә

Яңа ел алдыннан “Туймазы хәбәрләре” журналистлары мессенджерына кызыклы видеоролик җибәрделәр. Анда яшь ир агач немец пулемёты макетыннан бәдрәф кәгазе өчен тоткыч ясаган. Дош-ман коралы патроннары өчен чып-чын магазин да беркетеп куйган. “Бу вәхшиләр коралына урын нәкъ шунда”, – дип язган автор Радик Умәргалин.
Миллионлаган русияле-ләрнең гаиләләренә хас булганча, сугыш Радик Риф улының гаиләсен дә читлә-теп үтмәгән. Радикның бер бабасы Ибраһим Умәргалин данлыклы Миңнегали Шәйморатов дивизиясендә алышкан. Икенче бабасы Миңнехаҗи Ахунов тылда туры мәгънәсендә җиңү койган – тимерче булган, сугыш чорында исә алар алтынга бәрабәр. Дүрт абыйсы да фронтта һәлак булу сәбәпле, сугыштан соңгы елларның бөтен авырлыгы нәселдәге бердәнбер исән калган ир-егет иңнәренә төшә. Кәсепчелек, иҗатка омтылышны мирас итеп нәкъ шул бабасы Миңнехаҗидан алгандыр да Радик.
Былтыр көз Умәргалин һәм башка чәмлеләр районның эзтабарлар хәрәкәте җитәкчесе Юрий Бирюзов җитәкчелегендә туган якны өйрәнүчеләрнең төбәк берләшмәсен оештырган. Туган якны өйрәнүчеләрдән тыш анда сәнгатькә мөкиббәннәр дә кергән. Җитәкчеләре Юрий Почкулев.
Берләшмә әгъзалары археология, туган як тарихы, мәдәниятен өйрәнү белән мавыга, бу эш белән Туймазы һәм берничә күрше район биләмәсендә шөгыльләнә. Ядкәрләр күп, тикшеренүчеләр алар белән якташларын да таныштырырга тели.
— Узган гасырның 60нчы елларына кадәр илебездә киләчәге булмаган авыллардан арыну кампаниясе узды. Безнең һәм күрше районнарның байтак авылы юкка чыкты, – ди Умәргалин. – Шуларның берсе – Олысазбаш авылында (Төмәнәктән ерак түгел) минем ата-бабаларым яшәгән. Аларның ничек көн күрүен аңлыйсым килде. Шуңа күрә тирә-якны өйрәнү белән шөгыльләнә башладым. Күз алдына китерәсезме, күпме яңалык белдек һәм әле дә табабыз.
Ядкәрләрнең бер өлешен Умәргалин һәм аның фикердәшләре мәктәп һәм авыл музейларына тапшыра. Башкаларын Радик Риф улы үз иҗатында куллана. Гаҗәпләндергән, илһамландырган, хәтта шаккатырган әсәрләр пәйда була. Әңгәмә барышында ап-ак яллы ат картинасы өстендә эшен дәвам итте рәссам. Аның дирбиясен чып-чын бизәк-тәңкәләр белән тулыландырды.
— Яшьләрне сәнгатькә һәм туган як тарихына җәлеп итүнең заманча ысулларын табарга кирәк дип исәплим, – дип аңлата мавыгуларын туймазылы. – Яшь кеше үзенчәлекле бер әйберне күреп, туган як тарихы, кайчандыр биредә яшәгән кешеләр турында кызыксыначак.
Рәссамның классик төрдә башкырылган эшләре дә бар. Берсендә – милли киемдәге башкорт ир-егете җәядән ук ата, икенчесендә – ир-ат һәм хатын-кыз кулы бер-берсенә сузылган.
Аның байтак эшләре хуҗасын тапкан да инде. Моннан тыш, Радикның үзе өчен генә язган картиналары да бар. Аларны тоташ күргәзмә өчен җитәрлек күләмдә җыярга исәп тота ул.
Рәссамның тагын бер мавыгуы – аэрограф эше. Башта ул тик торганнан машиналарга сурәт төшергән. Автоһәвәскәрләр карлыгачларын бизәү өчен әле дә мөрәҗәгать итә аңа. Умәргалинның үзенең дә үзенчәлекле бизәлгән машинасын туймазылылар шәһәр урамнарында еш очрата.
Әмма рәссам моның белән генә чикләнмәгән: берничә ел элек катлы-катлы буяу тузаны белән күләмле сурәтләр (барельеф) иҗат итеп карарга уйлаган. Оста тора-бара техниканы камилләштергән. Буяу катламнарын ябыштыру сыйфатына ирешкән. Бүген аның остаханәсен француз режиссёры Люк Бессонның “Леон” фильмыннан күләмле өч үлчәмле сурәт бизи.
Читайте нас