Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
18 Января 2021, 08:45

Кушаматы – Хиросима

Гәзит укучыбыз, элекке хәрби моряк, хезмәт иткән вакытта шаһит булган бер фаҗига турында бәян итә

Редакциягә Валерий Лукиннан хат килде. Ул К-19 совет атом субмаринасында булган авария турында сөйләде. Анда 28 совет диңгезчесе һәлакәткә тарыган. Бу фаҗига ярты гасыр диярлек элек Гренландия диңгезендә булган. Бу вакыйга уңаеннан бәхәсләр әле дә тынмый. Валерий Николаевич бүгенгедәй күз алдында торган вакыйгага карата үз карашын белдерде.
— 70нче еллар башында Североморскидагы Төньяк флотта хезмәт иттем һәм ирексездән К-19 атом су асты көймәсе фаҗигасе шаһитына әверелдем. Нәрсәнедер үз күзләрем белән күрдем, нәрсәнедер аның каһарман экипажы сөйләде, – дип бәян итә Лукин.
1972 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе. АКШның көнчыгыш ярындагы уртак суларда байтак ай мөстәкыйль йөзгәннән соң К-19 өйгә кайтырга җыена. Төгәлрәге – Төньяк флот урнашкан порт – Полярный шәһәренә.
Ул көнне атом су асты көймәсе Бермудтан югары Төньяк Атлантика төбәгендә 120-150 метр тирәнлектә йөзә. Гадәттә пәнҗешәмбе саен субмарина экипажы кораб механизмнары, системалары, җиһаз һәм коралларын тикшерә. Бу көнне дә шулай була – моряклар планда каралган эшләрне үтәргә әзерләнә. Алар исәбендә – 2нче хәрби бүлек. Инструкциягә ярашлы, бу бүлек диңгезчеләре отсеклар арасындагы люкларны тазарта һәм үз бурычын үтәргә керешә. Кызганычка, штормлы Бискайда, Па-Де-Кале бугазында, французларның Көнбатыш Африкасында көньяк киңлекләрдә күп тапкыр үзенең ышанычлылыгын раслаган су асты атом крейсер-ракетасы бу юлы экипажның өметләрен акламый. Субмаринаның тугызынчы отсегында кинәт янгын чыга, ул тиз арада тоташ корабка тарала. Фаразларның берсе буенча, магнит чыгарган очкыннан тиз парга әйләнүче ракета ягулыгы янып китә. Бу чыннан да шулаймы? Еллар үткәч, моны аңлау катлаулы. Башка фараз да күзаллана – су асты көймәләрендә ике катлы регенерация корылмалары (РДУ) бар. Алар кислород эшкәртә. Бик хәвефле корылма бу. Пычрак чүпрәк-чапракның аның өслегенә эләгүе дә җитә. Шул мизгелдә үк шартлаячак.
Янгын турында сигнал шундук баш команда үзәгенә җибәрелә. Кораб командиры гадәттән тыш хәл турында шундук флот буенча оператив кизү торучыга хәбәр итә, тиздән приказ килә – көймәне ничек булса да коткарырга. Моряклар янгынга каршы каһарманнарча көрәшүен дәвам итә. Кызганычка, уңышсыз.
Су асты көймәсе командиры, беренче ранг капитаны үзенең экипажын ярата, кул астында хезмәт иткән яшь куркусыз кешеләргә ышана. Әмма бу каһәрле көнне сайлау алдында кала ул. Калганнарны коткару өчен, карар кабул итә – авария булган отсекка су җибәрергә. Хәрби бүлек тә шунда кала.
Авария отсегына хәрби ракета очыру өчен тәгаенләнгән люк аша су җибәрәләр. Янгын сүндерелә, әмма 28 кеше һәлак була.
Сүнгән реакторлар белән дә үзе йөзеп чыга көймә. Әмма борынында таләп ителгәннән күп дифферент, ягъни “карандаш” белән. Шул рәвешле үзен сиздерә дә ул. Чөнки ихтимал дош-ман урнашкан ярларга бик аз гына кала. Әмма башка юл булмый.
Бу вакытта океан өслегендә шторм башлана, көймә йомычка кебек чайкала. Су асты көймәсендә атом-төшле өч ракета була. Һәр почмакта хәвеф сагалый. Мәсьәләне хәл итүнең тиз һәм җиңел юлы – якындагы Америка портына буксирлауга килешү. Тик очышка әзерләнгән галәм станциясе белән чагыштырырлык яшерен корабны НАТО портына илтү белән килешеп буламы соң? Юк, әлбәттә.
Көймәне Североморскига буксирлау өчен авария отсегыннан суны суыртырга һәм аны су өстендә торырлык халәткә китерергә кирәк була. Көймә һәм экипажны коткару өчен Төньяк флот башкаласы – Североморскидан “Александр Невский” крейсеры белән берничә коткару судносы җибәрелә. Эскадра пәйда булганнан соң дрейфта торган су асты ракетасы белән кызыксыну күзгә күренеп кими. Чөнки крейсер заманча корал – 10-12 дюймлы төп калибрлы һәм еракка ату көче 160-200 кабельт тәшкил иткән 12 көпшә, канатлы ракеталар, сигез торпедо аппараты, ракета-бомба корылмасы, зенитлар каскады белән шыплап тутырылган. Шактый саллы көч бу. Көймәне тоташ океан буйлап кильватер колоннасында буксирлыйлар. Бик акрын тизлектә бара ул, кайчак – 1-2 төен. Авария кичергән көймәне мартның икенче яртысында кайтарып җиткерәләр. Егетләрнең күбесен хезмәттән соң дембель, туганнары, кече ватаны белән очрашу көтә...
Әмма моның урынына якыннарына кыска хәбәр килә. “Сезнең улыгыз хезмәт иткән кораб 60 градус төньяк киңлектә һәм 30 градус көнбатыш озынлыкта казага очрады. Коткарылганнар исәбендә сезнең улыгыз табылмады”, – дип язылган анда. Ачы хәсрәт бу.
К-19 сигезенче тирән сулы причалга китерелә. Берничә ай элек шуннан кузгалып киткәндә өч яңа ракета төйиләр аңа. Ул көнне мин шул причалдан ерак түгел вахтада идем. Үтеп барган дежур мичман чакырып алды: “Егетләрне күтәрәләр, әйдә карыйбыз...”
Аларны чыгару тын гына музыка астында барды. Кемнең тәкъдиме булгандыр, белмим. Әмма бу көй йөрәккә үтеп керде, тәннәрем чемердәде. Эш яшерен башкарылды. Шуңа күрә анда К-19ның икенче экипажыннан нибары өч моряк җәлеп ителде. Мичманда дежур повязкасы булганга гына безне куып җибәрмәделәр.
Каза күргән көймә янына йөзүче кран һәм кырыккөпшә дип аталган 100 метр озынлыктагы бөтен яктан җилкән белән тарттырылган катамаран килде. Җилкәннәр палубада ниләр булганын каплау бурычын үтәде.
Башта атом-төш ракеталарын тартып чыгардылар һәм базага алып киттеләр. Аннары кран белән һәлак булган морякларны алдылар. 2нче хәрби бүлек командиры җәсәден шундук ашыгыч ярдәм машинасында хатыны алып китте, калганнарын Североморск госпиталенә илттеләр. Морякларның күбесенең бит, куллары, ашык сөяге янган иде. Кайберләре йөзләрен берет, пилотка белән каплаган, шул рәвешле тынып калган.
Шул вакытта башымда Высоцкий җырыннан юллар бөтерелде: “Спасите наши души, мы гибнем от удушья”. Гомеренең соңгы минутында егетләр нәрсә турында уйлады икән? Әлбәттә, чиста урамнары һәм җәйге паркы булган туган төяге, еракта калган йорты, якыннары турында.
Һәлак булган морякларның җаннары акчарлакларга күчә диләр. Моңа бик тә ышанасы килә. Причал бушап калгач, акчарлаклар белән бакланнар, ачы ыңгырашып, су асты көймәсе борты һәм рубкасына кунды. Североморскида фаҗига булганын алар да аңлый кебек иде.
Һәлак булган морякларны Полярныйдагы туганнар каберлегендә җирләделәр. Матәм чарасында командир күз яшьләренә төелде һәм хушлашу сүзен дә әйтә алмады. Североморск диңгезчеләр белән үзенчә хушлашты. Ерак юлга чыккан кораблар югары нотада өзек-өзек гудок бирде. Тышкы рейста торганнар аларга кушылды.
Аннары К-19 тергезелде. Ул бик озак дөнья океаны киңлекләрен иңләде, Урта диңгездә, Көнбатыш Африкада, Карибларда һәм Төньяк Атлантикада паритетны ныгытты.
Тик гадәттән тыш хәлдән соң аны “Хиросима” дип йөртә башладылар. Нишлисең, үткәне бик үк якты түгел шул.
Язмамны хәрби дустымның шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Мне мама пишет письма:
«До скорого. Пока»,
Я для неё не мичман,
А просто – в моряках.
Под городом, под Вологдой
Всё думает она:
«Раз Северный – так холодно,
Раз флот – так по волнам».
А где-то плывут корабли,
Сигнальщик натянет капот.
И пять океанов земли
Качает наш
Северный флот.
Североморскида хезмәт иткән элекке хәрби диңгезче
Валерий Лукин.
Читайте нас