Туймазы хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Җәмгыять
12 Января 2021, 07:03

Безнең чана китте мунчага

Каникулның соңгы көнендә чаналар парады узды

Әкияттә генә чана үзе бара ул, бездә исә тарту көче таләп ителә. Аның каравы, безнең чаналар могҗизалы.Яңа елның соңгы көнендә шәһәр мәйданында чаналар парадын күзәткән һәркем инанды моңа.
Беренчеләрдән булып алты яшьлек Эльдар Халиков пәйда булды. Ул зур мунча ләгәне кебек чанада килгән. Кулына миннеген кысып тотып, башына эссе капмасын өчен кәләпүшен элеп, ул горур кыяфәттә утыра иде. Ачыклануынча, Халиковлар гаиләсе белән мунчага мөкиббән икән.
Дүрт яшьлек Ралина Ибра-һимова өчен урман иясе кос-тюмын әбисе Рима Тәлгать кызы теккән. Шәһәрнең төп мәйданына кабартма чанага утырып килеп кергән кыз нәкъ шушы мәзәк костюмнан иде. Хәстәрлекле әбисе исә бәйрәмнән һәм оныгыннан читтә калмас өчен, аны Убырлы карчык киемендә озатып йөрде.
Дүрт яшьлек Әминә белән алты яшьлек Алиса Галләмовалар өстендә Башкортстан әләме җилфердәгән тирмә рәвешендә бизәлгән чанада килгән. Йөзләгән йолдызчыктан тукылган зәңгәрсу күлмәк һәм башлыклы биш яшьлек Айрина Вәлиева мәйданга агач чанада килеп төште. Чанасы да чанасы, без сезгә әйтик: 70 ел элек аны Гафуровта яшәгән Сафуан Икъсанов ясаган. Үзенең иҗат җимеше Туймазы урамнары буйлап җилдереп йөриячәген күз алдына китердеме икән ул?
Хәер, чана ясап, аны бизәү – эшнең яртысы гына. Бала-чага аңардан файдалана белү осталыгын да күрсәтергә тиеш иде. Тамашачыларның көлүе һәм хуплау сүзләре астында балалар таудан шуып төште, чанага идарә итү, тизлек җыю осталыгын күрсәтте, баудан бүләк өзеп алды.
Нәтиҗәдә беренче урында – Халиковлар гаиләсе. Икенче урынны Айрина Вәлиева яулады, Әминә һәм Алиса Галләмовалар – өченче. “Иң үзаллылар” бүлегендә Арина һәм Даниил Шәйхетдиновлар-Шәмсетдиновлар билгеләнде, Ралина Ибраһимова “Иң үзенчәлекле” бүлегендә, ирле-хатынлы Хәбировлар “Спорт чанасы” бүлегендә җиңде.
Читайте нас