Туймазы хәбәрләре
+22 °С
Болытлы
Җәмгыять
12 гыйнвар 2021, 08:27

Балага елмаю бүләк иттеләр

Туймазыда Тимур Хаҗиевны дәвалау өчен акча җыю буенча хәйрия чарасы узды

20 минут. Бер яшьлек Тимурның өянәге нәкъ шулкадәр дәвам итә. Әнисе Эльвира өчен бу минутлар мәңгелек кебек тоела. Мондый вакытта ханым елап үксегән улының авыртынуын җиңеләйтү өчен барысын да эшләргә әзер. Әмма көчле дарулар да, әнисенең җылы кочагы да бу җәфалануны җиңә алмый.
Эльвира баласын бик авыр таба. Сабый дөньяга килгәндә аның йөрәге типми. Табиблар балага җан өрә ала, әмма ул шундук комага китә. Бер айлап Тимурның гомере кыл өстендә була, әмма ул исән кала. Әмма табибларның карары сөендерми: үзәк нерв системасының иң авыр, өченче дәрәҗәдәге буылу-ишемия зарарлануы. Шуңа тагын бер тайпылыш – үзәктән мускуллар тартышу, көзән җыеру өстәлә.
Эльвира улын аякка бас-тыру өчен дәваханәләр, табиблар, дарулар эзли башлый. Тәмам гаҗиз булып, ул җәмәгать челтәрләре аша халыкка мөрәҗәгать итә. Нәкъ шул рәвешле район хакимиятенең яшьләр сәясәте бүлегендә беләләр бу хакта. Ел саен үткәрелүче “Балага елмаю бүләк ит!” хәйрия чарасы кысаларында гаиләгә баланы дәвалау өчен ярдәм күрсәтергә карар ителә. Җыелган акча көзән җыерганда баланың хәлен җиңеләйтүче чит ил дарулары сатып алырга ярдәм итәчәк.
Нәни Тимур үзенә күпме кеше ярдәм итәргә теләк белдерәчәген күз алдына да китерми. Шимбә көнне Октябрь мәйданында байтак туймазылы җыела. Чарада 8нче мәктәп укучылары катнаша, алар тамашачылар белән чәмле флешмоб оештыра, “Лидер” яшьләр үзәге әгъзалары Кыш бабай, Карсылу, Убырлы карчык, Марфуша булып киенеп, эстафета, шаян бәйгеләр оештырып, халыкның күңелен күрә, яшь армиячеләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен чагылдырган искәрмәләр тарата һәм һәркемгә янгын сүндерүче киемен киеп карарга тәкъдим итә.
Әмма төп тамаша, әл-бәттә, хаски һәм маламутларга җигелгән чаналарда йөрү иде. Ирина Иванова җитәкчелегендә “Туймазы шәһәре маэмайлары” берлеге тәрбияләнүчеләре һәм аларның хуҗалары кимендә биш ел инде бу чарада шатланып катнаша. Өстәвенә, түләүсез нигездә.
Ирина Олеговна сүзләренә караганда, мондый чара – маэмайларның үзләре өчен дә, бала-чага өчен дә зур бәйрәм.
— Дүрт аяклы дуслары белән аралашу балаларга бик ошый. Маэмайларга җигелгән чаналарда йөреп килергә тәкъдим итсәләр, шатлыклары эчләренә сыймый, – ди ул. – Хаски һәм маламутлар дустанә мөнәсәбәте һәм тынгысызлыгы белән дан казанган, алар өчен кардан йөгереп узу – үзе бер ләззәт. Ә без исә авыру балага кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә алуыбызга шат.
Быел сәдака әрҗәсендә кимендә 25 мең сум җыелган, шулкадәр ук акчаны туймазылылар онлайн күчергән. Бу кадәр ярдәм беренче тапкыр җыелды. Димәк, кешеләрнең йөрәк җылысын, шәфкатьлелек һәм ярдәмчеллекне вирус та, кризис та җиңә алмый.
Читайте нас