Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Җәмгыять
11 Января 2021, 11:20

«Төньяк амурлары» уклары астында

Ватандашыбыз Рәзиф Хафизов 1813 елгы Халыклар алышын реставрацияләүдә катнашкан

Бүген шәһәр урамнары буйлап җитез гусар җилдереп үтсә, Беренче яисә Икенче дөнья сугышы солдаты киемендә берәр кеше атласа да гаҗәпләнүче булмастыр, мөгаен. Төрле чорлардагы хәрби вакыйгаларны тергезү танылу яулый. Германия халкы исә күптән түгел 1813 елгы Халыклар алышын тергезгән. Анда, әйтергә кирәк, башкортлар да катнашкан.
Күңелебез белән һаман малай без
Өлкәннәрне, күп вакыт һәм акча югалтып, мавыгып “сугышлы” уйнарга нәрсә мәҗбүр итә соң? Бу хакта ватандашыбыз һәм реставрациядә катнашучы Рәзиф Хафизов белән сөйләштек, ул бүген Германиядә яши.
— Ир корына кергән һәр кешенең күңелендә йөгерергә, атышырга, кем беләндер көч алышырга теләгән малай яши. Шуңа күрә Ирек Баишев шалтыратып, 1813 елгы Халыклар алышын реставрацияләүдә катнашырга тәкъдим иткәч, ике дә уйлап тормыйча: “Барам!” – дидем, – дип сөйли Рәзиф Фәнил улы.
Ирек Уфада туган, 1992 елдан Германиядә яши. Аның тырышлыгы һәм акчасы белән 2003 елда Лейпциг үзәгендә башкорт яугирләре хәтерен мәңгелештәргән мемориал таш урнаштырылган. Европада ул елларда аларны “төньяк амурлары” дип атаганнар. Базальт ташка – немец, башкорт һәм рус телләрендә: “1813 елгы Халыклар алышы. Уллары Русия армиясендә хезмәт иткән башкорт халкы истәлегенә”, – дип уелган.
Өч елдан соң шундый һәйкәл Дрезденда да пәйда булган. Ирек бу һәйкәлне Парижда да урнаштырырга уйлый.
Мин зур алышлар тарихы белән кызыксынам. Аларны төрле әдәбияттан, фильм-
нардан, музейлардан алам. Шул вакыйгаларга җаның-тәнең белән кереп китү шул дәһшәтле чорга әйләнеп кайту мөмкинлеге бирә. Ирексездән үзеңә сорау бирәсең: “Мин шулай каһарманнарча дошман каршына йөгерә алыр идемме икән?”
Җиңү хакына!
Рәзиф Фәнил улы үзе яшәгән Бургхаузеннан Лейпцигка баруын рәхәтләнеп искә ала. Кимендә 500 километр бу. “Бу чарага бармый калу мөмкин түгел иде”, – ди.
Гадәттә анда дөньяның төрле төбәгеннән, шул исәптән Башкортстаннан сугыш тарихы белән кызыксынучылар җыела. Үз чатырлары, кораллары белән баралар. Әмма быел короновирус нәтиҗәсендә чит ил кешеләре бу күләмле чарада катнаша алмаган. Шуңа күрә “амурлылар” сафында чын башкортлар икәү – Ирек белән Рәзиф кенә булган. Аның каравы, төбәк халкы алар рәвешенә кергән.
Шәһәр хакимияте озак вакыт күркәм йолага әверелгән бәйрәмне үткәрергәме-юкмы дип икеләнә. Аннары тарихи реконструкция – тарихның иң әһәмиятле сабагы, уртак көч белән теләсә нинди дош-
манны җиңеп булачагын күрсәтә ул. Аңардан баш тартырга кирәкми.
– Күз алдына китерегез әле, ук-җәяләр белән коралланган башкорт атлылары килгәндә Наполеон гаскәрләре нинди хисләр кичерде икән! Нәкъ мәргәнлеге өчен аларны “төньяк амурлары” дип атаганнар ич, – дип дәвам итә Хафизов. – Шагыйрь Гёте башкортларны өенә чакырган хәтта. Әмма кунакка алыш беткәч йөрешкәннәр. Алыштан исә барысы да исән чыга алмаган.
Тергезүдә катнашу-чыларның күбесе кебек үк, форманы Уфада тектердек. Әмма төбәктәге кайбер гаиләләрдә ул мирас булып кала. Бәгъзеләре аны музейдан алып торган. Реконструкциягә биредә җитди карыйлар. 2013 елда Халыклар алышының ике йөз еллыгында алты мең кеше катнашты. Барысы да – төрле гаскәрләр солдатлары киемендә. Беләсезме, мин дә, берничә сәгатькә шул киемне киеп, үземне данлы башкорт яугирләренең берсе итеп хис иттем. Реконструкция вакытында рольгә шулкадәр нык кердем ки, башымда бер генә уй – гомер бәрабәренә булса да җиңү иде.
Чара ике көн дәвам итте. Тамашачылар өй түбәләрендә урнашты хәтта. Шул чордагы хәрби амуниция кигән солдат-офицерлардан тыш, борынгы киемгә төренгән сәүдәгәрләр, икмәк пешерүчеләр, сатучыларны да күрде алар.
Берничә сәгать дәвамында пушка залплары яңгырады, ул кавалерия һәм штыклы һөҗүм белән аралашты. Бу вакытта чатыр лагеренда алышта катнашучыларга һәм күпсанлы тамашачыларга ризык әзерләнде. Чөнки Пруссия җирендә Наполеонны тар-мар итеп кенә калмаганнар, “Сугыш сугыш белән, әмма төшке аш расписание буенча” гыйбарәсе дә барлыкка килгән. Аны безгә мирас итеп Пруссия патшасы Фридрих Вильгельм Беренче калдырган.
Читайте нас