Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
11 Января 2021, 08:43

Барысы да җиңү өчен! Хәтта автомобиль каешы да

Республиканың гаилә уеннарында безнең районны Зәйруллиннар тәкъдим итәчәк

6 гыйнварда Октябрь мәйданында узган спорт бәйрәменә хәтта көчле салкыннар да комачауламады. Бу көнне бирегә Туймазыдан 50ләп гаилә – Яңа ел гаилә уеннарының мәктәп өлеше җиңүчеләре җыелды. Һәркем җиңүгә йөз тотты, чөнки чемпион, кубок һәм бүләккә ия булудан кала, безнең районны 15 гыйнварда узачак республика уеннарында да тәкъдим итәчәк иде.
Төп мәйдан, сынаулар күләменә карап, дүрт төбәккә бүленде. Берсендә катнашучылар чаңгыда узышты, икенчесендә “плюшка”да чапты, өченчесендә чана шуды, дүртенчесендә тизлеккә кәшәкә белән теннис тубында куалады. Ярышларда катнашучылар ике төркемгә бүленде. Берсендә 1нче гимназияне тәкъдим иткән Тимербулатовлар алдынгы булса, икенчесендә 8нче мәктәптән Зәйруллиннар гаиләсе алга чыкты. Нәкъ аларның гаиләсе уеннарның абсолют чемпионы дип танылды.
— Җиңү теләге көчле иде, – ди гаилә башлыгы Динар Фәрит улы. – Төнге сәгать икегә кадәр әзерләндек. Совет заманыннан ук калган иске чаңгыга җан өрү һәм аларны бүгенге ярышка яраклаштыру өчен хәтта автомобиль двигателенең ГРМ каешын кулланырга туры килде.
Әйткәндәй, былтыргы муниципалитет өлеше җиңүчесе һәм республика ярышлары бүләкләнүчесе Зәйруллиннарның туганы икән – Гәрәевлар Уфадан “бронза” алып кайткан. Зәйруллиннарның Яңа ел каникулы сәгатьләп бүленгән: алар чаңгы шуа, чанада җилдерә, туплы хоккей уйный.
Район хакимиятенең спорт бүлеге начальнигы Вячеслав Чернов тату һәм чәмле гаиләләргә спорт һәм физкультура белән мавыгуы өчен рәхмәт белдерде. Былтыргы уку елындагы мәктәп укучылары спартакиадасының муниципалитет җиңүчеләренә кубоклар тапшырды һәм бүләкләнүчеләрен билгеләде. Алдынгылык “Җирән туп” (7нче мәктәп), “Чемпион” (Серафимовка 1нче мәктәбе) һәм “Надежда” (Карамалы-Гобәй авылы мәктәбе) клубларында.
Читайте нас