Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
30 Декабря 2020, 10:13

«Транснефь-Урал” җәмгыяте 2020 елда 2,9 мең км магистраль торбаүткәргечләргә диагностика үткәргән

“Транснефть-Урал” җәмгыяте 2020 елда тоташ озынлыгы 2,9 мең километрлап тәшкил иткән магистраль торбаүткәргечнең 41 линия өлешендә диагностика тикшерүе үткәргән

Торбаүткәргечләрдә диагностика үткәрү өчен торба эчен инспекцияләү приборлары кулланылган, аларны “Транснефть – Диаскан” җәмгыяте эшләп чыгарган һәм җитештерә. Әлеге җиһаз төрле физика кагыйдәләре (ультратавыш, магнит һәм катнаш дефектоскоплар кулланыла) куллануга нигезләнгән һәм торбаүткәргечләрне төрле яклап бәяләү мөмкинлеге бирә.
Магистраль торбаүткәргечләрнең судагы каршылыклар белән кисешкән урынын бәяләү эшләре кысаларында елга һәм инешләр аша тоташ озынлыгы 196 километрлы 296 су асты күчеше тикшерелгән.
Линия өлешендә 11 чистарту һәм диагностикалау чараларын төшерү-кабул итү камерасына диагностика ясалган, резервуар паркларында 345 мең кубометр сыйдырышлы нефть һәм нефть продуктлары саклау өчен тәгаенләнгән 31 резервуар тикшерелгән.
Сәнәгать куәтләрен диагностикалау – нефть һәм нефть продуктларын торбаүткәргеч буенча транспортлау системасының ышанычлылыгын арттыруның мөһим шарты, “Транснефть – Урал” җәмгыяте сәнәгать объектларының экология һәм сәнәгать хәвефсезлеген тәэмин итүнең әһәмиятле факторы. Үткәрелгән диагностика нәтиҗәләре буенча ремонт эшләре үткәрү планы төзелгән.
Читайте нас