Күркәм йола буенча Яңа ел алдыннан кимендә биш бала тәрбияләнгән гаиләләргә республика Башлыгы бүләкләрен тапшырдылар. Быел аңа Туймазыда 69 гаиләдән 326 кыз һәм малай сөенде. Республика халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге филиалы хезмәткәрләре Кыш бабай һәм Карсылу булып киенеп, аларны йортлары буенча илтеп тапшыра башлады.
22 декабрьдә әкият каһарманнары төялгән машина Лилия һәм Алмаз Габдрәфыйковлар йорты янына килеп туктады. Иркен, күркәм бүлмәләрдә җылы, бәйрәм рухы хакимлек итә. Озакламый өч яше тулачак Айгизә купшы күлмәген кигән, шигырь ятлаган. Кыш бабай алдында шигырен бер тоткарлыксыз сөйләп, моның өчен татлы ризыклар салынган биштәргә ия булды.
Кыш бабай өчен Яңа ел шигырен кызның абыйлары – Ислам, Рамазан һәм Аслан да әзерләгән. Балаларның иң өлкәне, әти-әнисенең төп ярдәмчесе – 14 яшьлек Лира да бүләксез калмады. Бу гаиләдә балаларның һәркайсы кулыннан килгәнчә эш башкара. Чөнки әти-әнисенең мәшәкате баштан ашкан: балаларны киендерү, туйдыру җиңел бурыч түгел. Әниләре 7нче мәктәп ашханәсендә, әтиләре “Дорстрой”да механизатор булып эшли. Ир белән хатын икесе дә өчәр бала тәрбияләнгән гаиләдә үскән. Шуңа күрә Габдрәфыйковлар өчен ишле бала – уйлап кабул ителгән карар. Хәер, әти белән әни кешенең сүзләренә караганда, аларны башта бу кадәр йөкне тарту авыр булачак дип куркытканнар.
— Безнең балалар аралашучан, үзаллы булып үсә, – ди ишле балалы әни. – Алар искиткеч тату, тыныч, бер-берсен рәнҗетергә ирек бирми.
Бәйрәм алдыннан Лилия Җәүдәт кызы белән Алмаз Нуриәхмәт улы якташларына гаилә бәхете һәм иминлек теләде.
— Иң мөһиме – балалар сау-сәламәт булсын, – диде алар хушлашканда.