Магистраль торба үткәргечләрнең линия өлешендә эшләгән вакытта кыр шартларында сварка җөйләренә ышанычлылык контроле, шулай ук яңа су асты кичүләре төзегәндә өстәмә радиография контроле үткәрү - яңа лабораторияләр шушы бурычларны хәл итүне тәэмин итәчәк. Аларны җитештергәндә куәтле үтемле шасси (КамАЗ-43118) кулланыла. Бу күчмә лабораторияләрнең “Транснефть – Урал” җәмгыяте тарафыннан Башкортстан һәм башка төбәкләр биләмәсендә хезмәтләндерелгән магистраль торба үткәргечнең теләсә кайсы участогында башкарылачак эш урынына ышанычлы барып җитүен тәэмин итә.
Лабораторияләр радиография, ультратавыш һәм визуаль үлчәү контроле үткәрү өчен бар кирәкле җиһаз һәм кораллар белән тәэмин ителгән. Ноутбуклар, мәгълүматларны махсус эшкәртү өчен күптармаклы җайланмалар, элемтә тәэмин итү өчен радиостанцияләр бар. Борт аппаратурасын электр белән 10 кВт куәтле электр генераторлары тәэмин итә.
СУПЛАВ карамагында барлыгы тугыз ышанычлылык контроле лабораториясе бар: алтысы – СУПЛАВның Уфа, өчесе Чиләбе участогы дефектоскопия лабораториясендә.
Күчмә ышанычлылык контроле лабораторияләрен куллану, география һәм климат факторларына карамастан, гамәлдәге һәм төзелүче торба үткәрү инфраструктурасында вакытында хезмәтләндерү эшләре башкару мөмкинлеге бирә. Әлеге чара сәнәгать объектларында гомумән югары файдалану хәвефсезлеге тәэмин итүгә юнәлтелгән.