Туймазы хәбәрләре
+22 °С
Ясно
Җәмгыять
21 Декабря 2020, 07:55

Дөньяда иң тәмле ризык нәрсә?

21нче балалар бакчасында сабыйларны сәламәт тукланырга өйрәтәләр

Чупа-чупсмы, кишерме? Чипсымы, әллә алмамы? Иманыбыз камил, 21нче балалар бакчасының уртанчы “Колокольчик” төркеме тәрбияләнүчеләре “дөрес” ризыклар файдасына карар кабул итәчәк. Чөнки биредә сәламәт туклану турында барысын да беләләр!
Тәрбияче Зилә Бабаева шушы көннәрдә сабыйлар өчен үзенчәлекле флешмоб оештырган. Атна дәвамында балалар өйләреннән зыянлы тәм-том – сохари, чипсы, газлы су һәм тәм-том алып килгән һәм кәрзингә тутыра барган. Атна ахырында исә Зилә Вәзир кызы балалар белән дәрес үткәреп, сәламәт туклану турында бәян иткән, кәнфит һәм фаст-фудларны яшелчә һәм җиләк-җимешкә алмаштырган.
— Сәламәт туклану кеше сәламәтлеге нигезе булуы турында барысы да белә. Ләкин нишләптер барысы да бу кагыйдәне үтәми, – ди ул. – Балаларда туклану гадәте балачактан килә. Өлкәннәр нәрсә ашаса, балалар да, гадәттә, шуны сайлый. Бу исә күп очракта ярымфабрикатлар, бутербродлар, шоколад. Шуңа күрә әти-әниләргә үзләренең ризыгын сәламәт төргә алмаштыру мөһим. Аларның колбаса ашаганнарын күргән бала, броколли ашап утырырга теләмәс. Шуңа күрә әти-әниләр өчен дә сәламәт туклану турында искәрмәләр тараттык.
Балаларның һәр яңа буыны нинди дә булса зыянлы азык-төлек ашауга ныграк тартыла. Моңа аптырыйсы юк: төрле тәмләткечләр һәм буяулар өстәлгән заманча азык-төлек кишергә караганда ныграк җәлеп итә.
Әмма, тәрбиячеләр фикеренчә, балаларны файдалы ризык ашарга өйрәтү авыр, әмма кулдан килерлек. Зилә Вәзир кызының иманы камил, иң элек балада ризыкка карата кызыксыну уятырга кирәк. Гадәттә бала ризыкны кабып та карамый һәм төшке аштан баш тарта. Чөнки ул аны кыяфәте һәм исеннән чыгып бәяли. Бәләкәчнең күңелен яулау өчен, бераз тырышлык салырга туры килер: матур савыт-саба алырга (кибетләрдә аларның бик күп төре бар) һәм ризыкны матур итеп бизәргә. Шуңа өстәп, яшелчәләр әзерләү буенча берничә яңа рецепт өйрәнү дә комачауламас – ризык тәмле дә булырга тиеш.
Азык-төлекнең нинди файда китерүен белсә, балалар аны бик теләп ашый. Мәсәлән, төшке аш вакытында балыкның үсәргә ярдәм итүе, сөякләрне ныгытуы, кәбестә белән суган исә авырмаска һәм тышта озаграк уйнарга ярдәм итүе турында сөйләргә була. Кишернең күзләрне яхшыртуын, солы боткасының көч бирүен әйтергә кирәк. Кәнфит белән баллы күмәчтә витамин табып кара әле син!
Әмма шатлык һәм бәхет өчен сабыйларга баллы да кирәк. Шуңа күрә аларга ешрак җиләк-җимеш һәм кипкән җимеш тәкъдим итегез: баллыга тартылуны алар бик тиз баса. Өстәвенә, аларны салат, компот, капкалап алу, хәтта файдалы кәнфит рәвешендә дә бирергә була.
Читайте нас