Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
17 Декабря 2020, 19:43

Уфада республиканың иң өлкән нефть кудыручысы вафат

Һөнәр берләшмәсе һәм республика зур югалту кичерде: 98 яшендә Уфада республиканың иң өлкән нефть кудыручысы, Урал-Себер магистраль нефть кудыру идарәсенең (хәзер “Транснефть-Урал” җәмгыяте) элекке җитәкчесе Шәүкәт Нурлыгаян улы Әхәтов вафат булды

Шәүкәт Әхәтов бәләкәйдән үк тормыш авырлыгын татыган: аңа ун яшь чагында ул гаиләнең бердәнбер туйдыручысына әверелгән. Әмма нәкъ шул вакытта холкы чыныккан: бер нигә карамастан, мәктәпне тик яхшы билгеләргә генә тәмамлаган, аннары Грозныйда рабфакта укыган. 1947 елда ул, Губкин исемендәге Мәскәү институтын тәмамлап, туган Башкортстанына кайта. БАССРдагы беренче Туймазы-Уфа магистраль нефть үткәргечендә эшләү тәҗрибәсе була инде аның – ул анда техника күзәтчелеге инженеры вазифасында практика үтә, һәм Әхәтов үзенең белемен һәм көчен нәкъ торбаүткәргеч транспортында эшләүгә багышларга карар итә, аның республика, соңрак илебезнең барлык нефть тармагы үсешендә мөһим урын тотачагын яхшы аңлый.
Шәүкәт Әхәтов берничә ел Уфа нефть фән-тикшеренү институтында эшли, әмма 1952 елда Башкортстан товар-транспорт идарәсенә (“Транснефть-Урал” җәмгыяте элек шулай атала) эшкә килә һәм биредә мәңгелеккә кала. Аның белеме, чәмлелеге, искиткеч эш сөючәнлеге һәм шундый ук талантлары сәнәгатькә сулар һава кебек кирәк була, һәм Шәүкәт Әхәтов үзе өчен кадерлегә әверелгән предприятие белән бергә үсә, алга бара. 1964 елда ул инде баш инженер, 1970 елда Урал-Себер магистраль нефть кудыру идарәсе начальнигы итеп тәгаенләнә, остазы һәм өлкән иптәше – предприятиенең беренче җитәкчесе Давыд Александрович Черняевның эшен дәвам итә. Бу күләмле төзелешләр чоры, Урал һәм Себер магистраль нефть кудыру системасы үсеш алган вакыт. Алар арасында Усть-Балык – Корган – Уфа – Әлмәт магистраль нефть үткәргече зур урын били, ул бүген дә илебездә иң күләмлеләрнең берсе. Корганнан Әлмәткә кадәр төзелешне җитәкләү Шәүкәт Әхәтовка йөкләтелә. Магистраль вакытыннан алда файдалануга тапшырыла, соңыннан шундый ук Түбән Варта – Корган – Куйбышев нефть үткәргече белән шулай була.
Искиткеч оста белгеч, талантлы җитәкче һәм сәнәгатьне оештыручы Шәүкәт Әхәтов байтак кулланма һәм эшләнмәләр авторы була, атап әйткәндә, Башкортстан дәүләт университеты галимнәре белән берлектә бер нефть үткәргечтән берьюлы чи һәм тозсызландырылган нефтьне аерым кудыру технологиясен уйлап таба. 1983 елда хаклы ялга чыккач, ул фән белән элемтәне өзми: 12 ел дәвамында нефть университетында нефть һәм газ озату һәм саклау кафедрасында укыта. Шәүкәт Әхәтов торба үткәргечләрнең яңа изоляция тышчасын уйлап табып, кулланылышка керткәне өчен СССР Министрлар советы премиясенә лаек була. Ленин, Хезмәт Кызыл байрагы, “Мактау билгесе” орденнары кавалеры, “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан”, “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Башкортстан АССРының атказанган нефтьчесе, СССРның мактаулы нефтьчесе, СССР Министрлар советы премиясе лауреаты.
Аның кулыннан бөтен эш тә килә, барысын да булдыра. Әмма бу бәхет эше түгел, көндәлек зур хезмәт нәтиҗәсе. Шәүкәт Әхәтов гаилә җанлы кеше, искиткеч әти иде, ул үзенең барлык яхшы сыйфатларын балаларында да тәрбияләде. Тармак ветераннары, аның белән бергә эшләгән, аралашу бәхете кичергән кешеләр Шәүкәт Нурлыгаян улын нечкә күңелле, илһамландыра, үсендерә, авыр минутларда күңелне күтәрә белгән шәхес буларак искә ала. Аны шуның өчен яраталар һәм хөрмәт итәләр.
Шәүкәт Әхәт улы бәхет – җиңә белү, нык авыр булса да, булдыралмыйм аша җиңү ул дия иде. Бәхет – үзеңнән соң җирдә якты эз калдыру. Шәүкәт Нурлыгаян улы үзен белгән, яраткан, ихтирам иткән кешеләрнең йөрәкләрендә, хәтерендә эз калдырды.
Читайте нас