ЗАГС бүлегенең һәр кешегә турыдан-туры мөнәсәбәте бар. Биредә дөньяга аваз салганнар теркәлә, үлем турында таныклыкны да шунда бирәләр. Гаилә кору, исем-фамилия яисә әтисенең исемен алыштыру, никахны таркату, туганнар турында мәгълүмат алу – боларның барысын да шушы оешма тәкъдим итә. Димәк, аның аша кешенең бар тормышы үтә һәм теркәлә.
Лениза Габдрәфыйкова белгечлеге буенча юрист. Самар дәүләт икътисад университетын тәмамлаган, берничә ел Самарда эшләгән, әмма туган Туймазысына кайтырга карар иткән. ЗАГСта белгеч урыны буш булуын ишеткән һәм үзен яңа һөнәрдә сынап карарга уйлаган.
— Башта асылда халыктан гариза кабул итү, документлар тутыру һәм архив эше белән шөгыльләндем, – ди ул. – Элек никахны тантаналы теркәү алып барырмын дип күз алдына да китерми идем, әмма тиздән миңа бу эшне дә ышанып тапшырдылар. Бүген дә, беренчесе кебек, яшьләрнең никахын теркәгәндә бик дулкынланам. Бу минутта кияү һәм кәләшкә гаилә кору карары тормышта иң мөһим мизгелләрнең берсе булуын җиткерергә тырышам. Бер генә туй да бер-берсенә охшамаган. Яшьләрдән берничә көнгә җитәрлек илһам аласың. Эш дәверендә ничә туй үткәргәнемне хәтерләмим дә инде. Әмма иң зур “уңышым” – бер көнгә ун туй.
ЗАГС хезмәткәрләре белдерүенчә, туй тантанасын үткәрүнең байтак нечкәлекләре бар. Махсус дресс-код таләп ителә. Артык бизәнү, күзгә бәрелеп торган кием, бизәнгечләр рөхсәт ителми.
Бүлек хезмәткәрләре үз образлары өстендә үзләре эшли. Кунакларны ихлас елмаеп каршы алырга, үз-үзеңә ышанырга кирәк. Эшләренең янә бер мөһим өлеше – ачык сөйләм, исем-фамилияләрдә басымны дөрес кую.
Әйткәндәй, быел коронавирус пандемиясе никах теркәү тантанасына үз төзәтмәләрен кертте. Хәзер ЗАГСта никах теркәү кияү-кәләш һәм аларның әти-әнисе катнашлыгында гына үткәрелә.
— Туйлар – безнең бурычларның бер өлеше генә, – дип дәвам итә Лениза. – Безгә төрле сораулар белән байтак кеше мөрәҗәгать итә. Кемдер документ рәсмиләштерә, югалганнарын тергезә, кемдер туганнары турында мәгълүмат юллый, өченчеләре белешмә сорап килә. Барысына да кәгазь биредә һәм хәзер үк кирәк, шуңа күрә тискәре күренешләргә дә тарыйбыз. Сабыр гына таләпләрен үтәү өчен вакыт таләп ителүен аңлатабыз, чөнки теләсә кайсы хата киләчәктә зур мәшәкатькә әвереләчәк. Мондый хәлгә юл куймас өчен игътибарлы, төгәл һәм җаваплы булырга тырышабыз.
— Кайберәүләрдә ЗАГС эшчәннәре турында анык бер калып барлыкка килгән: туй үткәрәләр дә, чәй эчәләр дә – өйләренә кайтып китәләр, янәсе. Ә без бал кортлары кебек тырышабыз. Күптән түгел эш өстәлде – барлык архив документларын электрон базага кертә башладык, хәзер кичкә кадәр утырырга туры килә хәтта. Әмма шуларга карамастан, мин үз эшемне яратам, аны мөһим һәм кирәкле дип саныйм.
Эш көненнән соң Лениза шатланып өенә ашыга. Анда аны сөекле ире Динар, өч яшьлек улы Марат көтә. Әйткәндәй, булачак ире белән ул шушы ЗАГСта танышкан һәм кавышкан.