Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
17 Декабря 2020, 07:35

Барыгыз да – шугалакка!

Туймазы районында бозда шуу өчен урыннар күбәя

Салкыннар башлану белән кышкы мәрәкәләр вакыты да җитте. Тимераякта шуарга яратучылар күркәм гадәт буенча бозга чыга. Бу шөгыль күңелле генә түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы – мускулларны ныгыта, координацияне күнектерә.
Районда ачык шугалак-лар саны артканнан-арта. Бүген алар Туймазы 1, 4, 7нче мәктәпләрендә, 1нче гимназиядә, Төмәнәк, Карамалы-Гобәй, Иске Туймазы, Дуслык, Татар-Олкан һәм Кәкребаш мәктәпләрендә бар.
Серафимовка һәм Собханкулда, шулай ук үзәк ял һәм мәдәният паркындагы шугалакта тимераякны вакытлыча файдалануга алырга мөмкин. Коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә бу ял оешмалары махсус санитария кагыйдәләре буенча эшләячәк.
— Безнең шугалак 5 декабрьдә эшли башлады. Эш көннәрендә без 14-22, ял һәм бәйрәм көннәрендә 12-22 сәгатьләрдә ачык, – ди Туймазы үзәк ял һәм мәдәният паркы директоры Дмитрий Ващук. – Бәяләр үзгәрмәде: тимераяк алсаң – 100 сум, үзеңнеке белән килсәң – 50 сум.
Бирегә килүчеләр санитария-эпидемиология таләпләрен үтәргә тиеш: кием алыштыру бүлмәсенә кергәндә аларның температурасы үлчәнә һәм куллары эшкәртелә. Безнең оешмага килүчеләр өчен төп шарт – бинада перчатка һәм битлек кию. Шугалакта аларны кимәскә дә мөмкин. Санитайзерлар бар һәм ара саклау өчен билгеләр сугылган. Моннан тыш, барлык спорт җиһазы кулланылганнан соң махсус чара ярдәмендә дезинфекцияләнә.
Шугалакта берьюлы кимендә 30 кеше шуа ала. Биредәге тәртипне өч контролёр күз уңында тотуга карамастан, шәһәр-дәшләребездән барлык санитария-эпидемиология таләпләренә буйсынуын үтенәбез.
Туймазылылар өчен күмәк шуу “Туймазы-Арена” боз сараеның ябык шугалагында да оештырылган. Анда ял көннәрендә, алдан язылып, 13-18 сәгатьләрдә барырга мөмкин.
Читайте нас