Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
16 Декабря 2020, 07:38

Май һәм шикәр хакларын “йөгәнләячәкләр”. Тик Уралга кадәр генә

Русиядә көнбагыш мае белән шикәргә анык хак билгеләнәчәк, әмма Себер, Ерак Көнчыгыш һәм Төньякта төзәтү коэффицинетлары гамәлдә булачак, дип хәбә итә РИА. Новости сәхифәсе Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе урынбасары Виктор Евтухов сүзләренә таянып

Росстат мәгълүматлары буенча, гыйнвар-ноябрьдә шикәр бәясе 71,54, көнбагыш мае 23,78 процентка арткан. Бәяләр артуга кагылышлы хәл-вакыйгага Владимир Путин да игътибар итте. Көндәлек ризыкларга хаклар арту сәбәпле, халыкның ашарга акчасы җитмәячәген билгеләде ул һәм бу мәсьәләне хәл итүне таләп итте. Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, аны хөкүмәтнең “киләсе атнада хәл тотрыкланачак” ише “өмете” канәгатьләндерми.
Читайте нас