Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Дождь
Җәмгыять
14 Декабря 2020, 07:55

Мөхәмәтҗановларның интернациональ бәхете

Иске Туймазыда яшәүче гаиләнең бәйрәмнәре икеләтә артык

Катнаш никахлар районыбызда гадәти күренеш. Шулай да кайберәүләр милләтара гаиләләрнең уңай һәм тискәре яклары турында бәхәсләшкәндә, кайбер ата-ана хәтта балаларын тормыш иптәшен үз милләтеннән генә сайларга күндергәндә, катнаш гаиләләр никах ныклыгын исбатлауны дәвам итә. “Безнең өчен йөрәк авазы мөһим иде. Аңа исә боерып булмый”, – дип елмая Иске Туймазыда яшәүче Елена һәм Роберт Мөхәмәтҗановлар.
— Мин – башкорт, Елена – урыс. Аның да, минем дә туганнар никахыбызга каршы килмәде. Катнаш никахлар кешене баета гына дип исәплим. Чөнки гаиләбездә кимендә ике милләт мәдәниятен өйрәнәбез, рухи яктан үсәбез, кызларыбызда да төрле милләт йолаларына ихтирам тәрбиялибез. Гаилә төзү катлаулы түгел. Иң мөһиме анда бәхетле булу.
Яшьләр эштә таныша – икесе дә бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводында эшли. Өйләнешкәч, үз йортларын салып башка чыкканчы, Иске Туймазыда ирнең әти-әнисе белән яшәргә карар итә. Лена – шәһәр кызы, авылда яшәрмен дип уена да китерми. Әмма мәхәббәт үзенекен итә. Ире кайда – ул шунда. Хәзер яшь хатын үзенең тормышын кәлүшсез һәм хәләл көче белән үстерелгән уңыштан башка күз алдына да китерми.
— Кияүгә чыкканчы ук аш-суга оста идем. Әмма кулебяка, расстегай һәм кулич ише рус халык ашларын гаиләдә өнәп бетермәделәр, – дип көлә хуҗабикә. – Тиз арада бианамнам осталык дәресләре алырга туры килде. Ул мине бәлеш салырга, тукмач кисәргә, үзебез үстергән һәм җыйган колмактан чып-чын авыл икмәге пешерергә өй-рәтте. Беләсезме – үзең салган күпереп пешкән икмәктән дә тәмлесе юк. Кибеттән алынган багетлар һәм көлчәләр бер читтә торсын. Әйе, аш-суга осталыкта бианама җитәргә ерак әле миңа, әмма мин калышмыйм. Мөхәмәтҗановлар үз көчләре белән әти-әнисеннән ерак түгел зур йорт салып кергән. Моның өчен Робертка заводтан китеп, Себергә эшкә урнашырга туры килгән. Шулай итмәсәк, төзелеш озакка сузылыр иде, ди. Өйләрендә җылы һәм уңайлы. Монда Ленаның һәм кызларының тырышлыгы зур. Калган бар нәрсәдә ир-ат кулы сизелеп тора. Теләсә кайсы авыл егете кебек, эшкә балачактан өйрәнеп үскән Роберт. Ир белән хатын балаларын бары тик үз үрнәгендә тәрбияләргә кирәклеген яхшы аңлый. Хезмәт белән генә түгел, өлкәннәргә, үз милләтеңнең мәдәниятенә ихтирам белән. Мөхәмәтҗановлар мөселман һәм христиан йолаларын ихтирам итә, Ураза, Корбан бәйрәмнәрен билгели, Пасхага йомырка буйый. Димәк, бу гаиләдә бәйрәмнәр гадәти гаиләләргә караганда икеләтә күбрәк.
Алар асылда рус телендә аралаша. Лена башкортча да, татарча да аңлый. Өстәвенә, бер каршылыксыз. Башка милләт вәкиле дип тә әйтмәссең.
Әйткәндәй, кызларының дине үзгә: 13 яшьлек Валерия чукындырылган, 8 яшьлек Камиллага мулла исем кушкан, аның муенында ярымай. Әмма милләтара нигездә гаиләдә низаг чыкканы юк.
— Гаиләнең иминлеге, татулыгы, ныклыгы милләткә карамый, ул бер-береңә юл куя белүгә, хисләр җылылыгына, бер-береңә ышануга бәйле, – ди Елена. – Ирем белән безнең холык-лар аерыла. Ул – сабыр, басынкы, мин, киресенчә, чәмле, чын урыс җанлы. Әмма без бер-беребезне тулыландырабыз. Минем өчен Алла бер, чөнки кешегә карата әхлак таләпләре уртак, аннары барлык дин сурәләре дә бер-берсенә охшаш. Шулай булгач, ни өчен юрганны үзеңә генә тартырга? Без башка нәрсә – балалар тәрбияләү белән мәшгуль. Алар безнең чәмле, бурычыбыз аларга ярдәм итү, башлангычларын хуплау. Башкарып чыга алырбыз дип ышанам.
Иске Туймазыга килен булып төшкәч, Елена авыл мәдәният йортына чаралар оештыручы булып урнаша. Хәзер ул БДУда җәмгыять-мәдәният эшчәнлеге белгечлеге буенча мәдәниятара мөнәсәбәтләр филологиясе факультетында укый. Ире аңа укуында бар яклап ярдәм итә. Хатыны еш кына башка мәдәният йортларында үткән чараларга да бара. Кызлары да еш иярә әниләренә. Шундый чараларның берсендә Камилла башкорт костюмнары белән мавыгып киткән. Дөресрәге, түшлекләр җәлеп иткән аны. Халыкта юкка гына: “Башкорт хатыннарын башта ишетәсең, аннары гына күрәсең”, – дип әйтмиләр. Бу аларның түшлегендәге күпсанлы тиен акчаларны күздә тотып әйтелгән. Кыз сәхнә костюмының шушы өлешен таманлап карау белән аның авырлыгыннан сыгылып төшә. Елена Александровнада исә сәхнәдә генә түгел, көндәлек тормышта да киеп йөрү өчен аның җиңелрәк төрен иҗат итү теләге уяна.
— Бөтендөнья фольк-лориадасын үткәрү кысаларында безнең район дөньяның төрле илләре вәкилләрен кабул итәргә тиеш иде. Кунакларга башкорт мәдәниятенең бер өлешен бүләк итәсебез килде, – ди ул. – Кызларым белән иң элек Дуслык мәдәният йорты оештыручысы Альфира Ситдыйкованың осталык дәресендә катнаштык. Ул борынгы түшлек әзерләү ысулын күрсәтте. Дәррәү килеп, 10, 50 тиенлек һәм бер сумлык акча җыя башладык, чөнки шундый бер эшләнмәгә 70-80 тәңкә таләп ителә. Аннары ирем аларны тишеп бирде – бу тукымага беркетү өчен кирәк. Бу эшкә әбиләребез дә, бабаларыбыз да, апа-абыйлар да кушылды хәтта. Аннары әзер эшләнмәне сәйлән белән бизәдек.
Күптән түгел түшлек-ләребезне халыкара онлайн башкорт кәсепчеләре бәйгесенең “Костюм һәм аның өлешләре” бүлегендә тәкъдим иттек. Хәзер нәтиҗәсен көтәбез. Әлегә исә милли төсмерле алкалар ясарга исәп бар. Күңелсезләнергә вакытыбыз юк безнең!
Читайте нас