Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Җәмгыять
14 Декабря 2020, 07:20

Мәхәббәт белән сугарылган

Фармацевт Люба Чанкаева буш вакытында искиткеч чәч каптырмалары иҗат итә

Нәни кызлар нәрсә турында хыяллана? Әлбәттә, бант-тасмалар турында! Матур, аллы-гөлле, купшы булсын алар! Һәм күп – һәр күлмәккә берәү. Дүрт яшьлек Софьяга бәхет елмайган – әнисе Любовь Чанкаева аның өчен башка беркемдә дә булмаган бан-тиклар иҗат итә.
Көндез Любовь Салават кызы бер даруханә челтәрендә фармацевт булып эшли, кич белән үзенчәлекле чәч каптырмалары модельерына әверелә. Керешле бантлар, каптыргычлар, ободоклар, бәйләвечләр һәм хәтта таҗлар – остабикә ясаган эшләнмәләрне күреп, кызлар һәм аларның әниләре таң кала. Ялтыравык һәм нәзакәтле, кырыс һәм купшы, чәчәкләр, сәйләннәр, төймәләр белән бизәлгән һәм керешле декоратив үзәклеләре – Чанкаеваның бизәнгечләре форма һәм төс төрлелеге, зәвыклылыгы белән аерыла.
— Софья тугач, башка әниләр кебек, минем дә кызымны курчак кебек киендерәсе килде, – дип сөйли Любовь. – Сыйфатлы, матур киемне кибеттән сатып алсам, балалар бизәнгечләре җәһәтеннән бер дә уңмадым – алар күз алдында диярлек таралды. Шул чагында үзем ясап карарга булдым, элек топиарий белән мавыга идем, шуңа күрә кул эшләре тоту тәҗрибәсе бар. Ютубта башка киеп куя торган берничә йомшак бәйләвеч ясау буенча осталык дәресе карадым. Софьяның чәчләре үскәч, бантиклар ясау белән мавыгып киттем. Һәм менә дүрт еллап инде бу минем яраткан шөгылем.
Шушы дәвердә Любовь барлык танышларын һәм туганнарын искиткеч матур бизәнгечләр белән тәэмин иткән. Быелгы Яңа елга да мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга бүләкләр әзерләгән. Димәк, безнең шәһәрдә бәхетле кыз балалар артачак.
Читайте нас