Днепрны кичү алышын тергезү турындагы мәкаләне укыган яшь кеше берничә ай инде туганнары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүмат туплый. Олы яшьтәге ялгыз ир мавыгулары буенча дуслар тапкан һәм хәзер өенә кунарга һәм ял итәргә генә кайта. Безнең “Игелеклелек вирусы” чарасыннан әсәрләнгән бер төркем яшьләр ирекле ярдәмчеләр сафларына бас-кан һәм хәленнән килгәнчә ялгыз пенсионерларга, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итә.
Туймазылы Люция Якупова исә игътибарын “Туймазы хәбәрләре”ндә чыккан “Артист” ком анимациясе студиясе турындагы мәкалә җәлеп итүен сөйли. Ул кызы Заринаны шунда илтергә карар итә. Дәресләр искиткеч мавыктыргыч үтә. Студиядә тирә-як дөньяны танып белергә, вак моториканы үстерергә, күзаллауны, хыял дөньясын, фикер сөрешен күнектерергә өйрәтәләр. Кызы әле дә шөгыльләнә икән анда. Быел февральдә хәтта бөтенрусия ком сәнгате фестивалендә катнашкан.
— Шундый җентекле мәгълүмат биргән өчен гәзиткә рәхмәт, – ди Люция. – Педагогыбыз Светлана Сәйфетдиновага да рәхмәт әйтәсем һәм аңа киләчәктә уңышлар телисем килә.
Туймазылы Яна Петрова гәзит аша мәхәббәтен тапкан. Мартта ул “Туймазы хәбәрләре”ндә яшь егет Никита турындагы мәкаләгә тап булган. Бауман студенты хәлсезлек тоеп, сәламәт якыннары хакына бер атнасын Туймазы ковид-госпиталендә үткәрүен бәян иткән.
— Мине аның тормышка дөрес карашы җәлеп итте, – дип сөйли Яна. – Өстәвенә, фотодан миңа шактый чибәр егет карап тора иде. Соңрак очраклы рәвештә җәмәгать челтәрләрендә таныштык. Аралаша башладык, уртак кызыксынуларыбыз барлыгы ачыкланды. Аннары хисләр барлыкка килде. Никита мине үзе белән Мәскәүгә чакырды һәм мин ике дә уйламый сөйгәнем артыннан чыгып киттем. Бүгенге бәхетем өчен “Туймазы хәбәрләре”нә рәхмәтлемен.
Күпчелек тавыш яулап, Яна Петрова бу бәйгедә җиңеп чыкты. Аны редакциягә истәлек бүләген килеп алырга чакырабыз. Алдан 5-12-90 телефонына шалтыратуын үтенәбез.