Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
Җәмгыять
10 Декабря 2020, 07:55

Гәзит-журналларга язылырга онытма

Русия почтасында матбугат басмаларына 30% ташлама белән язылырга мөмкин

«Русия почтасы»ның Мичурин урамында урнашкан үзәк бүлекчәсендә декабрьнең беренче атнасында халык агымының шактый артуы күзәтелде. Чөнки биредә 3-20 декабрьдә чара үтә – вакытлы матбугатка 30% ташлама белән язылырга мөмкин.
Русия почтасы нәшрият йортлары белән берлектә 1700ләп гәзит-журналга язылу бәясен киметте. Абонементны үз исемеңә дә, туганнар-танышларың исеменә дә тутырырга мөмкин. Озак вакыт куллана алырлык Яңа ел бүләге була ич бу.
Русия почтасының янә бер хәйрия чарасы – “Игелеклелек агачы” балалар йортын, интернат-мәктәп, картлар йортын гәзиткә яздыру мөмкинлеге бирә. Моның өчен оешма сайларга һәм сәхифә яисә почта бүлекчәсендә басма өчен акча түләргә кирәк.
Ниһаять, 7-21 декабрьдә почта элемтәсенең барлык бүлекчәләрендә “Игелек-лелек посылкасы” респуб-лика чарасы башлана. Федерация Почта хезмәте Башкортстан Республикасы Идарәсе – “Русия поч-тасы” җәмгыяте филиалы Яшьләр советы “Гаилә” республика чыганаклар үзәге белән берлектә битараф булмаган барча халыкка бу чарага кушылырга һәм тормышта авыр хәлгә тарыган гаиләләргә посылка җибәрергә тәкъдим итә. Посылкага Яңа елда балаларны шатландырачак бөтен әйберне дә сала аласыз. Чарада катнашу шартларына кагылышлы җентекле мәгълүмат белән почта бүлекчәләрендә танышырга мөмкин. Бү-лекчә хезмәткәрләре гә-зиткә яздыру белән генә чикләнми.
— Үткәргечләр хезмәт-ләре өчен, кредит түләү-ләре, шулай ук посылкалар, бандероль, заказлы хатлар кабул итәбез һәм тапшырабыз. Һәм пенсияләр – элеккечә өлкәннәрнең байтагы аны безгә килеп ала, – ди бүлекчә начальнигы Гөлчәчәк Хөснетдинова. – Безнең бүлекчәдә төрле товарлар, китап, лотерея билетлары сатып алырга була.
Күптән түгел яңа хезмәт күрсәтә башладык – Русия почтасы бүлекчәләрендә Почта-Банк вкладлары ачарга мөмкин. Моннан тыш, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Русия почтасы, милкегез турында кайгыртып, страховка рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Страховка полисын да туганнарыгыз-якыннарыгызга бүләк итәргә мөмкин. Аны теләсә кайсы элемтә бүлекчәсендә яисә почтальонны өйгә чакыртып рәсмиләштерергә була.
Бер көндә бүлекчәдә 200-300ләп кеше хезмәтләндерелә. Үткән сишәмбедә дә биредә халык шактый күп иде. Иске Туймазы мәктәбенең башкорт теле укытучысы Лира Гыйниятуллина гәзиткә язылырга кергән.
— Мин ел саен башкорт телендә «Йәншишмә», «Аманат», «Шоңкар» гәзит һәм журналларына язылам, – ди ул. – Ике мең сумлап акчам китә. Хәзер 30% ташлама белән бу бәя күренерлек кимиячәк.
Читайте нас