Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Ясно
Җәмгыять
8 Декабря 2020, 10:50

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

«ТЗА» җәмгыятендә индустрия колледжы студентлары арасында һөнәр осталыгы бәйгесе үтте

«Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы» җәмгыяте хезмәткәрләре арасында һөнәр осталыгы бәйгесе – предприятиедә мөһим вакыйгаларның берсе. Ел саен атна дәвамында сваркачылар, мастерлар, кран машинистлары, буяучылар, слесарьлар тәҗрибәсен уртаклаша, белемен күрсәтә һәм эшкә маһирлыгын раслый.
Быел да, пандемиягә карамастан, завод җитәкчеләре күркәм йолага тугры калган. Әмма бу юлы җиңүчеләр күп иде. Чөнки бәйгедә яңа “Студентлар арасында алдынгы” бүлеге барлыкка килгән.
Җиңү, акчалата бүләк һәм эш урынына Туймазы индустрия колледжының “Сварка сәнәгате” бүлекчәсенең өченче һәм дүртенче курсларыннан биш алдынгы студент дәгъва итте.
— Колледж белән күптәннән үзара эшчәнлек алып барабыз – берничә ел элек хезмәттәшлек турында килешү төзедек, – ди «ТЗА» җәмгыятенең хезмәткәрләр буенча директор вазифаларын үтәүче Евгения Преснякова. – Студентлар бездә практика үтә, аннары инде без квалификацияле эшчәннәргә ия булабыз. Бу бәйге дә беренче чиратта безнең эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. Моннан тыш, бездә сәнәгать практикасы үтмәгән укучыларга завод тормышы белән эчтән танышу, беразга гына булса да безнең коллективның бер өлешенә әверелү мөмкинлеге бирә.
Укучылар өчен бәйге ике өлештән торды – гыйльми һәм гамәли. Башта алар жюриның хәвефсезлек техникасы һәм җитештерү технологиясенә кагылышлы сорауларына җавап бирде. Студент булуларына карамастан, яшьләргә таләпләр каты иде: җавапларына катгый бәя бирелде. Гамәли өлештә аларга предприятиенең тәҗрибәле сваркачылары белән беррәттән биремнәр үтәргә – вертикаль яссылыкта ике профиль торба ябыштырырга туры килде.
Ике өлештә дә дүртенче курс студенты Руслан Шакиров алдынгы булды, ул өч ай «ТЗА» җәмгыятендә баш технолог бүлегендә практика үткән. Гыйльми өлештә ихтимал 25тән 23 балл җыйды ул, сварка җөе исә барлык күрсәткечләр буенча да сыйфатлы дип табылды.
Русланның сүзләренә караганда, җиңү җиңел бирелгән аңа, чөнки калган катнашучылардан аермалы буларак, күзгә күренеп торган өстенлеккә ия ул.
— Ике ел элек индустрия колледжында сваркачы дип-ломы алдым, – ди студент. – Аннары бер ел армиядә хезмәт иттем, белемем анда да ярап куйды: капка-коймалар эретеп ябыштырдым, металл корылмалар ремонтладым. Кайткач, янә индустрия колледжына укырга кердем, әле дә сварка сәнәгате технологы белгечлеген үзләштерәм. Шуңа күрә тәҗрибәм күбрәк, сварка җөенә карата куелган нормативлар һәм геометрия параметрларын яттан беләм.
Егет ирешелгәндә туктап калырга җыенмый, киләчәктә югары белем алырга тели.
Читайте нас