Гүзәл Хәсәнова күпләре-безгә таныш. Ул муниципалитет хезмәткәре булып эшләгәннән соң, ике ел элек эшен ташлый: Башкортстанның атказанган һәм Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова белән хезмәттәшлек итә, клипларга сценарийлар яза, республика югарылыгында төрле чаралар үткәрә, хатын-кызлар проектлары спикеры һәм остазы була. Күптән түгел исә блогерга әверелгән.
— Мин эшкә тотынсам, аны җиренә җиткерми туктамыйм, я бөтенләй башламыйм, – ди Гүзәл Фәнис кызы.
Нәкъ шуңа күрә музыка училищесыннан соң ул Сәнгать академиясенә керми, югыйсә өметле студентларның берсе була. Музыкага мөкиббән кеше гомумән бар яклап та камил булырга тиеш, ди. Үзенчәлек-сәләтең булмаса инде, үзеңне башка өлкәдә сынап карарга кирәк. БДУның философия факультетын сайлый.
— Философия мине музыка училищесында ук җәлеп итте, – дип дәвам итә ул. – Бу фәннән искиткеч укытучы укытты, иң катлаулы нәрсәләрне дә җиңел генә аңлатты. Мин мавыгып киттем, дөньяны танып беләсем, үземә мөнәсәбәтен ачыклыйсым килде.
Калыпка сыймаган бәйрәмнәр
Гүзәл Фәнис кызы район хакимиятенең мәдәният бүлегенә эшкә килгәч, тәүге айларда элекке сценарийларны укый, телевизордан күмәк чаралар карый, интернетта бәйрәмнәр оештыру нечкәлекләрен өйрәнә. Сәяхәт иткән вакытта да музыка фестивальләренә эләгергә, иҗат мохитен татырга тырыша. Аны аларны үткәрү механизмы, техника өлешләре җәлеп итә. Туймазыда да гадәттән тыш бәйрәмнәр оештырырга тели. Әмма теләк кенә аз – белем кирәк. Һәм ул Стәрлетамактагы мәдәни-күмәк чаралар буенча режиссёрлык курсларына укырга керә. Үзе өчен шуны аңлый – фикерең туган һәм белгеч аны тормышка ашырырлык, тамашачыга исбат итәрлек дәрәҗәдә икән, димәк аның гомере булачак.
— Яши-яши шуны аңладым, башта туган фикер искиткеч камил булала, – дип дәвам итә ул. – Әмма аны тормышка ашыру барышында мотлак кыенлык-ларга юлыгасың: я финанслау җитми, я ярдәмчеләр эшләргә күнеккәннән чак кына артыгын тырыштыра алмый. Ахыр чиктә көткән нәтиҗә килеп чыкмый. Башта нык көяләнә идем. Чара алдыннан, төп кабатлаулар узганда, хәтта ашарга да оныттым. Мин иң мөһиме – үземне санга сукмадым. Шуңа күрә рухи яктан бушап калдым.
Илһамланып яшәргә
Нәтиҗәдә Хәсәнова җиде елдан соң эштән китә. Йога белән мавыга, вакытын күбрәк ире, улына багышлый. Озак-ламый республика югарылыгындагы “Озын көй” бәйгесен үткәрүдә ярдәм сорыйлар. Ул баш тартмый. Урал-батыр темасында туктала. Ни өчен? Мостай Кәримнең “Кошлар очырам” шигырен искә төшерә. Канатлар образы озак күз алдыннан китми, аны башкорт халкының канатлы баһадир аты җәлеп итә. Бу фикерне тормышка ашыру өчен Хәсәнова эпосны кат-кат укып чыга, чөнки аңа 300 битлек әсәрне биш минутлык чыгышка әйләндерергә кирәк була.
Аннары Уфадан һәм Татарстан шәһәрләреннән сценарийлар язуга заказлар килә. Күптән түгел исә көнбагыш җитештерүче шәхси компаниядән шалтыратканнар. Һәм реклама видеоролигы өчен сценарий язуын үтенгәннәр. Мавыгучан Гүзәлне үзе өчен яңа проект шундук кызыксындырган.
— Файдалы һәм кызыклы тәҗрибә булды бу. Башымда сюжетын “сурәтләдем”, аннары сценарийга күчердем, – дип искә ала ул. Анда бар нәрсә дә, хәтта ахырзаман да чагылыш тапты. Минем сценарий буенча төшерелгән реклама видеоролигы өченче урын яулады. Аны минем «Инстаграм» сәхифәсенә кереп карарга була.
Хәзер Хәсәнова ирекле эшчәнлек белән шөгыльләнә. Клиентларының коммерция аккаунтларын үстерә. Ул шуның исәбенә көн күрә. Алар арасында психолог-лар да, шәхси педагоглар да, эшкуарлар да бар. Бу кәсепне дә Гүзәл юк җирдән башлый. Контент иҗат итү үзенчәлекләрен, җәмәгать челтәрләрендә рекламаның нәтиҗәлелеген, интернет-сәүдәне өйрәнә. Ул атнага өч тапкыр алар өчен постлар яза, «Инстаграм»дагы профилен күздә тота, фотолар сайлый һәм җәмәгать челтәрләрендә реклама алып бару тәҗрибәсен һәркемгә түләүсез уртак-лаша.
Ике ел фрилансер (ирекле эш) булып эшләү дәверендә ул эш режимын тәртипкә салган: 7.30-14.00 сәгатьләрдә, кем әйтмешли, “акча суга”, көннең икенче яртысын гаиләсенә, йорт мәшә-
катьләренә багышлый.
— Хыялым – китап язу, – дип уртаклаша мәкаләм каһарманы уй-ниятләрен. – Һәм гаиләм, туганнарым белән күбрәк сәяхәт итү. Кеше үзен минут саен бәхетле тоярга тиеш. Бу тормышта иң мөһиме.