Биатлон буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, Олимпия уеннарының бронза бүләге иясе, күптән түгел исә – БР Чаңгы узышы һәм биатлон федерациясе рәисе Максим Чудов безнең районга Башкортсанның көнбатыш төбәге буйлап танышу сәфәре кысаларында килде.
— Республикада чаңгы узышы һәм биатлон федерациясе ноябрь азагында оештырылды һәм аңа шундук спортның бу төрләрен яңа дәрәҗәгә күтәрү һәм анда күбрәк кеше җәлеп итү ише мөһим бурычлар йөкләтелде, – диде Максим Александрович. – Минемчә, төбәкләрдә тренерлар һәм спортчылар белән очрашу аларның казанышларын яхшырак белү өстенә, көнүзәк мәсьәләләр-не дә ачыклау мөмкинлеге бирәчәк. Без аларны хәл итүдә ярдәм итәчәкбез. Бу эш сәфәребез йомгаклары буенча әзерләнгән төрле программалар кысаларында башкарылачак. Максим Чудов чаңгы базасында булды, төп юлны карады. Республикада төнлә яктыртылучы юлларның берсе бу. Бердәнбер кимчелеге – җәй көне чаңгы-роллерларда күнегүләр үткәрү өчен асфальт салырга кирәк.Чемпион әле Сәяхәтләр үзәгендә урнашкан һәм Интернационал урамындагы ике катлы бинада җентекле ремонт төгәлләнүен көткән 1нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре күнегүләрен дә карады. Озак-ламый чаңгычыларның спорт заллы үз күнегү базасы булачак. Кайчандыр бу бинада сәнәгать цехлары урнашкан, аннары көрәшчеләр шөгыльләнгән, алар киткәч, озак вакыт буш торган. Быел муниципалитет аны 1нче спорт мәктәбе карамагына тапшырган. Бинада берничә ай ремонт барса да, күнегүләр тукталмаган. Бүгенге көндә анда су тәэминаты системасы ремонтланган, электр үткәргеч алмаштырылган, җылылык тоташтырылган. Ремонт белән “Водоканал Туймазы шәһәре” предприятиесе, “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Туймазыдагы филиалы, “Туймазы җылылык челтәрләре”, “Торак-үткәргечләр хуҗалагына идарәче компания”, “Туймазы шәһәр электр челтәрләре”, “Геотех” җәмгыятьләре, “Семьястрой” кибете шөгыльләнә. 1нче спорт мәктәбе директоры Рим Хәйруллин сүзләренә караганда, беренче катта кием алыштыру бүлмәләре, санитария үзәге, җиһаз саклау бүлмәләре, тренер кабинетлары урнашачак. Икенче кат тулысынча күнегүләр өчен тәгаенләнәчәк. Чудов мондый мәйданнар турында байтак чаңгычылар хыяллануын билгеләде. Һәм Туймазыда биатлонны үстерү өчен барлык шартлар булуын ассы-зыклады. Мәйданнар, табигать шартлары, тренерлар дигән сүз бу.