Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Җәмгыять
3 Декабря 2020, 12:02

Бишкурай топ-моделе

15 яшьлек Ирина Хаҗиева ихтыяр көченең чиксез мөмкинлекләрен күрсәтә

Безнең һәркайсыбызның тормышында күңелсез мизгелләр була. Бу вакытта хәтта киң яурынлы, көчле ир-егетләр дә балтасы суга төшкән кебек йөри, тормыш мәшәкатьләре алдында каушап кала, тыштан какча гына тоелган кызлар исә үзендә көч табып, авырлыкларга һәм күңелсезлекләргә каршы чыга. Һәм бу аяусыз көрәштә җиңү яулый.
Бишкурайда яшәүче Ирина Хаҗиевага күптән түгел 15 яшь тулган. Ул мәктәптә яхшы укый, аш-суга оста, уенчыклар тегә, сурәт ясый, топиарий (ясалма агачлар) һәм оригами (кәгазь эшләнмәләр) белән мавыга. Кыз спортка да мөкиббән – быел ул ГТО тапшырып, көмеш билгегә ия булган. Моннан тыш, күптән түгел Ирина маникюр һәм керфек ябыштыру курсларында укып чыккан, хәзер клиентлары да җитәрлек. Авылдагы “Чишмәкәй” бию түгәрәгендә шөгыльләнә, анда татар, башкорт, хәтта чегән биюен дә өйрәнә. Бу гына да түгел әле. 11 яшендә әнисе Иринаны Уфага модельләр мәктәбенә дәресләргә йөрткән, кыз анда модель кәсебе нечкәлекләрен үзләш-тергән. Былтыр ул укуын төбәк модель мәктәбендә дәвам иткән. Кыз – төр-ле фотосессияләрнең даими катнашучысы. “Инстаграм”дагы фотосурәттән безгә сылу гәүдәле чибәр кыз бага. Бер сурәттә ул – кырыс җайдак-кыз, икенчесендә – хыялый туташ, өченчесендә – затлы журнал тышындагы чын модель. Бар яклап та килгән, тормышы җай гына бара дип уйларга була. Ираның чын көрәшче булуын якыннары гына белә. 2,5 яшендә аңарда сирәк очраучы авыру ачыклана – кан ою дәрәҗәсе түбән. Әмма беренче билгеләре күптән барлыкка килә.— Кызыма прививка ясадылар, мин исә өйдә укол урыны нык кызаруын, аннан кан саркуын искә алдым, – дип сөйли Зинфира Миңнемәгъсум кызы. – Табиб безне шундук тикшеренү үтәргә җибәрде. Башта табиблар озак вакыт диагноз куялмады, без исә нишләргә дә белмәдек. Борыныннан кан китте, аны туктатсак – тамагыннан килә башлады. Гемоглобины 44кә төште. Реанимациягә ничә тапкыр эләгүебезне хәтерләмим дә инде.Диагнозы билгеле булгач, безгә ниһаять дәвалау тәгаенләнде. Ул гомерлек, чөнки бу авырудан савыгып булмый. Әледән-әле Уфада гематология бүлекчәсендә ятып дәвалану зарур.Хаҗиевларның гаиләсе ишле – әнисе Зинфира, әтисе Айдар, абыйлары Алмаз һәм Азамат. Алар кулдан килгәнчә Иринаны мәшәкатьләрдән курчалый, саклый, югыйсә кыз авырлыкларны үзем җиңәргә тиеш дип бара. Шуңа күрә, әтисе вахтада чакта хуҗалык буенча әнисенең бер өлеш мәшәкатьләрен үз өстенә ала. Төшке аш әзерли, мал-туар караша, бакчаны тәртиптә тота. Ирина бар җиргә дә өлгерә. Ул төрле бәйге һәм ярышларны калдырмый. Быел көз #чик-сезмөмкинлекләр мега-челленджында катнашкан һәм “Башкортча топ-модель” бәйгесе катнашучыларының берсенә әверелгән. Кызганычка, бүләкле урын яуламаган, әмма барыбер күңеле төшмәгән. Тәҗрибәгә ия булуын, үзен тагын берәр өлкәдә сынап карарга җыенуын белдерде. Хәзер Ирина тугызынчы сыйныфны тәмамлый һәм, әти-әнисе киңәшен тотып, медицина училищесына укырга керергә җыена. Һәм эчтән генә актриса булырга хыяллана. Иксез-чиксез көч-куәте тынгылык бирми. Шуңа күрә ул үзенә тагын бер шөгыль тапкан – фотография курсларында укырга җыена. Үз үрнәге белән Ирина сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнүнең кешегә тулы канлы тормыш белән яшәү өчен каршылык булмавын дәлилли. Шушы максатка омтылучан кызның барлык уй-ниятләре мотлак чынга ашачак дип ышанабыз.
Читайте нас