Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Җәмгыять
30 Ноября 2020, 07:40

Яңа меңъеллык башында гәзит нәрсәләр турында язган

Яңа гасырның тәүге ун елындагы гәзит тупланмаларын актарып, шундый нәтиҗәгә килдек – районда һәрвакыт тормыш кайнаган. Ә без шушы вакыйгалар үзәгендә булып, иң “тәмле” дәлил һәм күренешләрне сайлап алганбыз. Мәкаләләрнең күбесе онытылган да инде. XXI гасыр башында без нәрсәләр турында яздык икән, әйдәгез искә төшереп китик.

Кандралылар өчен
Вьетнам токмачы
2001 елның 31 июлендә гәзитебез Туймазыда танылган “Блестящие” төркеме чыгыш ясавын хәбәр итә. Аның исәбендә төркемнең яңа әгъзасы Жанна Фриске була.
— Халык каядыр ашыга. Гадәттә кечкенә шәһәрләрдә тормыш салмак кына ага. Туймазылылар – үзенчәлекле, күрәсең, – дип уртаклаша Туймазыга кагылышлы тәэссоратларын җырчы.
9 августта журналистлар “шәһәр һәм район символы Туймазыга килеп җитүе” хакында бәян итә. Сүз – паровоз турында. Ул заманнардан соң егерме ел узган, локомотив исә станция биләмәсендә гомер буе торган кебек.
2001 елның 3 ноябрендә без районга Тайвань кәсеп-челәре килү турында язганбыз. Шул ук елның июнендә Туймазыда “Башкортстан-Тайвань икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлеген үстерү җәмгыяте” ачылган, көз көне шәһәргә хәтта Тайвань Президенты киңәшчесе Тайвань Ли Цзай Фан килгән. Шул ук вакытта Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның Кандрага Вьетнам вәкилләре тарафыннан ачылган һәм тиз әзерләнүче токмач җитештергән “Мак-рон” фабрикасына килүе турында репортаж дөнья күргән.
БДИ да куркыныч түгел икән
2001 елның 15 декабрендә республиканың ул вакыттагы халык мәгарифе министры Галия Мөхәмәтҗанова Туймазы районына сәфәре барышында: “Бердәм дәүләт имтиханы куркытырга тиеш түгел – бөтен алдынгы илләр дә күчкән аңа”, – дигән. 19 ел узган, һәм БДИ мәктәп балалары өчен гадәти күренешкә әверелгән.
2002 елның 2 февралендә гәзит яшь балалар өчен хастаханә корпусы ачылуы турында бәян иткән. Аны җиһазлауга район һәм шәһәрнең дистәләгән предприятиесе кушылган. Ул вакытта бу зур казаныш булган, чөнки 2019 елда ачылган өч катлы яңа балалар дәваханәсе безнең хыялда гына иде.
“Сабыйларны балалар паровозына якын китермәү хәерлерәк: идәне какырык, тәмәке төпчеге белән тулган, паровоз астында – бер өем шешә”,– дип язганбыз без 2002 елның 15 августында шәһәрнең үзәк паркы торышы турындагы тәнкыйть мәкаләсендә. Хәзер безнең паркны танырлык та түгел. Анда шешә түгел, чүп тә күрмәссең.
“Шәхси йортлар төбәгендә яшәүчеләр чүп чыгаручы тракторга беркетелгән арбаның бәләкәй булуыннан зарлана, – дип яза 17 ел элек хәбәрчебез “Чүп чыгару хакында – фәнни нигездә” мәкаләсендә. Ул вакытта “Эко” предприятиесе җитәкчесе каты-көнкүреш калдыклары өчен бар җирдә контейнерлар урнаштыру зарурлыгы турында фикер йөртә. Күрүебезчә, бүген алар барысы да чынга ашкан.
“Табылдыкка игътибар иткән эшчеләрне сиземләве сынатмаган. Бу ташлар – мамонт тешләре”, – 2004 елның 3 июлендәге “Исмаил карьеры янындагы болыннарда мамонтлар утлап йөргән” дип аталган мәкаләдә 4нче мәктәпнең география укытучысы Игорь Данилко шундый нәтиҗә чыгарган.
Туймазылы Олимпиадада катнашкан
“...Халыкара класслы спорт мастеры Рамил Ариткулов Кореядә узган Бөтендөнья җәйге универсиадасыннан тәэсирле нәтиҗә белән кайткан: 800 метрга узышуда ул икенче килгән”, – дип сөендергәнбез гәзит укучыларны 2003 елның 13 сентябрендә. Ул вакытта Рамил хәбәрчебезгә күптәнге хыялы – «Олимпиада-2004» тә катнашырга теләве турындагы серен чишкән. Һәм Туймазы спортчысының хыялы чынга ашкан!
Кәлшәледәге янгын сабаклары турында 2004 елның 17 сентябрендә фикер йөрткәнбез. Ул вакытта Кәлшәле авылында берьюлы биш йорт янган. Аларның хуҗалары йорт-курасыз калган. Һөнәр осталары күләмле каза сәбәпләрен ачыклаган арада, туймазылылар, шул исәптән “Туймазы хәбәрләре” хезмәткәрләре дә, аларга ярдәм йөзеннән акча һәм кием-салым җыйган.
“...Островский урамында берничә ел инде яңгыр һәр кар сулары җәяүлеләргә һәм шофёрларга мәшәкать тудырды. Бу урамнан суга батмый, чыланмый гына үтүче сирәк булгандыр... “Союзмонтажстрой” җәмгыяте яңгыр суларын агызу канализациясе төзелешенә кереште...” – дип язганбыз 2004 елның 24 ноябрендә. Вакыт шуны исбатлый: “Родина” мәдәният йортыннан Октябрьнең 70 еллыгы урамына кадәр сузылган яңгыр канализациясе бүген дә көйле эшли.
“...Фатирга чиратка 2000 елда бастым һәм бу хакта оныттым. Өстәвенә, соңгы елларда ташламадан файдаланучылар өчен торак сафка кертелмәде диярлек. Әмма быел Торак төзелеше фонды вәкиллегенә сугылган идем, миңа көтмәгәндә фатирым номерын хәбәр иттеләр”, – дип сөенә 2005 елның 23 декабрендәге санда Туймазыдан В. Кәлимуллина тулай торактан яңа йортка күчүенә. Чапаев урамында районда озайлы тоткарлыктан соң күпкатлы төзелеш файдалануга тапшырылган беренче йорт иде бу. Ул елда 30 мең квадрат метрлап торак файдалануга тапшырылган. Муниципалитетта торак төзү моның белән генә тәмамланмый. Хәзер ел саен 90 мең квадрат метр торак фонды төзелә.
2006 елда Туймазының көнбатышында тимер юл аша яңа юл кичүе барлыкка килә. “Туймазы хәбәрләре” хәбәр итүенчә, объект төзелеше 90нчы елларда ук башлана, аннары туктала, һәм җиде елдан соң гына тергезелә.
Нөгештән су килә башлаган
2007 елның 22 июнендә без Атнагул авылы янында Нөгеш елгасында сусаклагыч ачу тантанасыннан репортаж биргәнбез. Аны төзү ике ел барган.
“Мондый ремонтны халык 30 ел көтте”, – дип язган 2008 елның 22 августында гәзит. Сүз Торак-үткәргечләр хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм фондыннан финанслану кысаларында күпфатирлы йортларны яңа җентекле ремонтлау ысулы турында барган. Йортны ремонтлауда катнашуга шунда яшәүчеләр тарафыннан өстәмә финанслау мәҗбүри шарт булып торган. Әмма беренче вакытта бу эш бик зур авырлык белән тормышка ашырылган. Шуңа күрә гәзит бу мәсьәләне мәкаләдә җентекләп аңлаткан.
“Бертуган Фазлыйәх-мәтовлар коточкыч бәягә пар шиншилла сатып алган... Әмма җәнлекләр эссене авыр кичерү сәбәпле, хуҗаларына тагын дүрт ай көтәргә һәм көз урталарында гына аларны Туймазыга алып кайтырга туры килә”, – дип тәҗрибә уртаклаша 2008 елның 15 октябрендә шәһәрнең шәхси йортлар төбәгендә шушы гадәттән тыш йомшак җәнлекләрне асраучы туймазылылар.
Йортлар – күченүчеләргә, сарайлар – спортчыларга
2009 елда ул заманда халыкны авария хәлендәге йортлардан күчерү проектын яктыртып, “Туймазы хәбәрләре” журналистлары мөһим эш башкарды. Ел дәвамында халыкны күчерү тәртибен аңлаткан мәкаләләр дөнья күрде: торакка күченүче халыкның хокукы нәрсә белән чикләнә һәм дәүләт канәгатьләндерергә тиеш булмаган теләкләре кайда башлана.
“Ябулы шугалак төзи башлау 2014 елда күздә тотыла”, – дип хәбәр итә 2009 елның 30 гыйнварында “Туймазы хәбәрләре” гәзитенә биргән интервьюсында хакимиятнең физик мәдәният, спорт һәм сәяхәтләр комитеты рәисе Владимир Чернов һәм районда спорт үсешенә күзәтү ясый. Бүген Туймазыда Русия дәрәҗәсендәге ярышлар узган искиткеч “Туймазы-Арена” боз сарае, лаек хоккей командасы бар.
“Авыр тайпылышлы балалар яткан бүлекчәне күрсәтмәделәр – кызгандылар. Кайберсен калактан ашаталар, ятып кына торганнары да бар, алар хәтта чәйни дә алмый...”, – 2010 елның 10 ноябрендә хәбәрчебез Серафимовкадагы акылга зәгыйфь балалар интернат-йортының көндәлек тормышы турында бәян итә. “Бу балалар безне шәфкатьлелеккә өйрәтү өчен кирәк”, – дигән нәтиҗәгә килгән “Кара күбәләкләр” мәкаләсе авторы.
2010 елның 24 ноябрендә “Туймазы хәбәрләре” даруханәләр мәсьәләсен кузгаткан. Хәбәрче рейдка чыккан һәм дезоморфин өлешләре “сатып алган”. Ул заманда әлеге афәт чак баш калкыткан була. Провизорлар дәваханәләрдә наркоманнар үзләренә агу ясау өчен кулланган бу даруларны әледән-әле сата.
Читайте нас