Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
30 Ноября 2020, 07:05

Һәр юл артында – битараф булмаган кешеләр

90 ел дәвамында безнең гәзит берничә тапкыр исемен үзгәртте.

90 ел дәвамында безнең гәзит берничә тапкыр исемен үзгәртте. Әмма җисеме үзгәрмәде аның – дөньядагы хәл-вакыйгалар турында тиз һәм ихлас язу теләге бу.
1930 ел. Илдә волость һәм кантоннарга бүленүдән чак-чак баш тартып, районлаштыруга күчү чоры. Ә үз гәзите дә булмаган нинди район инде ул? Бу мәсьәләне хәл итү өчен Бәләбәйдән Туймазыга борынгы басу машинасы, гарәп хәрефләре белән берничә касса, өстәмә өлешләр кайтаралар. 29 ноябрьдә исә татар телендә беренче ике битле гәзит дөнья күрә. Менә шулай итеп безнең тарих башлана.
Басма оешма эше бервакытта да җиңел булмый. Хезмәткәрләр, кәгазь җитми, гәзит сәхифәләре кулдан җыела, хәбәрчеләргә исә тәгаенләнү урынына җәяү һәм юлда очраган машина-олауларда барырга туры килә. Еллар уза, бу кыенлыклар үткәндә кала. Хәзер үз бинабыз, заманча җиһазлар һәм, әлбәттә, үз эшен белгән чын һөнәр осталарыбыз бар.
Безнең гәзит беренче көннән үк типография белән иңгә-иң эшләве белән дә үзенчәлекле – башка шәһәр һәм район басмаларыннан аермалы буларак, без чираттагы тиражны ничек басарбыз дип баш ватмадык. 1986 елда яңа бинага күчкәч, мәгълүмат-нәшрият комплексы дәрәҗәсенә үк ия булдык. Иҗат коллективы басучылардан башка “Туймазы хәбәрләре” гәзитенең республикада алдынгы район гәзите булалмаячагын яхшы аңлый. Вәзир Вәлиев, Нәҗибә Гыйлаҗева, Салихә Насыйбуллина, Валентина Юрзина, Сәлия Усманова, Зоя Карманова, Ләлә Будаева, Александр Крулькин, Рузил Хәсәншин һәм башка бик күпләр гәзит укучыларга вакытында барып ирешсен өчен тәүлекләр буе эшләде хәтта.
Бүген кулыгызга алган гәзитнең чираттагы саны – безнең уртак хезмәт җимеше ул. Шулай булды һәм киләчәктә дә шулай булачак.
Читайте нас