Туймазы хәбәрләре
+26 °С
Облачно
Җәмгыять
30 Ноября 2020, 06:41

«Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа»

Рәмилә Әхмәтова ни өчен бер балага караганда, сигезне тәрбияләү җиңелрәк булуы турында сөйли

Кыз бала үстергән ата-ананың урыны оҗмахта була диләр. Бу чыннан да шулай булса, Рәмилә белән Алсур Әхмәтовларның урыны оҗмахның иң түрендә димәк. Чөнки алар сигез бала тәрбияли, сигезе дә кызлар!
Биш ел элек Әхмәтовлар гаиләсе Туймазыга Караидел районыннан күчеп килгән. Ул вакытта дәүләт гаиләгә торак алырга сертификат биргән. Барысына да урын җитәрлек иркен йорт табу җиңел булмаган. Авылларда зур йортлар сирәк, зур шәһәрләрдә исә аларның бәясе югары. Гаилә башлыгының туганнары яшәгән Туймазыны сайлаганнар. Әхмәтовлар 165 квадрат метрлы икекатлы йортның бусагасын атлап керү белән булачак йотлары икәнен аңлаган. Үз куллары белән ремонтлаганнар, ихата һәм бакчаны тәртипкә китергәннәр, мал асрый башлаганнар. Ир белән хатын «ГеоЛайн» заводына эшкә урнашкан, балалары мәктәпкә һәм балалар бакчасына киткән. Ике ел элек төпчек кызлары Аделина туган.
Хәзер Рәмилә Рәис кызы декретта. Аны ял дияргә тел әйләнми, чөнки иртә таңнан кара төнгә кадәр ул дөнья мәшәкатьләренә чумган. Сигез кешегә төшке аш әзерләргә (өлкәне, 22 яшьлек Регина, кияүгә чыккан, Айсылу Октябрьскийда укый), укучы балаларының дәресен тикшерергә, биш яшьлек Эльвинаны балалар бакчасына илтергә һәм барып алырга кирәк. Төпчеге Аделина да һәрвакыт игътибар таләп итә – шук, шаян кыз, югарырак үрләп, кухня кирәк-яракларын үзләштерергә ярата. Өй җыештыру, юу, сыер карау, җәй көне бакча эшләре дә Рәмилә иңендә. Боларның барысына да өлгерергә кирәк, Рәмилә Рәис кызы исә сынатмый.
— Миңа өлкән кызларым ярдәм итә – җыештыралар, ашарга әзерлиләр, туганнарын карашалар, – ди күпбалалы әни. – Өстәвенә, ирем зур таяныч. Балаларны да карый, өйдә дә булыша. Йорт эшләрен бервакытта да бүлмибез, бергәләп башкарабыз.Шуңа күрә кызларыбызның да кулыннан бар эш тә килә: җир дә казый, аш та пешерә, кадак та кага.
Әнисе сүзләренә караганда, тәрбия серләре юк. Иң мөһиме балаларына үрнәк күрсәтү һәм вакытны күбрәк бергәләп үткәрү зарурлыгында иманы камил аның. Балалар ата-ана назын татырга, ярдәмен тоярга тиеш, шунда гына үз-үзенә ышанган кеше булып үсәчәкләр. Әхмәтовлар кызларын укытуга җитди карый, чөнки белем бар ишекләрне дә ача.
Тыйнак, тыныч ханым үзе турында күп сөйләргә күнекмәгән. Кызларының уңышлары һәм иренең эшсөярлеге турында теләбрәк бәян итә ул. Бөтен уй-теләкләре, хәстәрлеге алар өчен. “Сигез бала тәрбияләү катлаулымы?” – дигән сорауга ике дә уйламыйча җавап бирде:
— Юк. Гаилә никадәр ишле, шулкадәр җиңелрәк. Бер бала тәрбияләүгә бөтен көч һәм вакыт китә, өчкә караганда, ике бала белән авыррак. Чөнки алар бер-берсе белән узыша, әрләшә. Хәзер тулы ышаныч белән әйтә алам: өченче һәм аннан соңгы балалар ата-аналар һәм үзләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта гына. Яңа сабый тугач, гаиләдә мәхәббәт, дуслык арта.
Читайте нас