Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Дождь
Җәмгыять
30 Ноября 2020, 11:46

“Чакмагыш” станциясендә яңа резервуар файдалануга тапшырылды

«Транснефть – Урал» җәмгыяте Башкортстан Республикасы Чакмагыш районында “Чакмагыш” линия сәнәгать-диспетчер станциясендә (ЛПДС) үзгәртеп корганнан соң нефть саклау өчен 5 мең кубометр сыйдырышлы резервуарны файдалануга тапшырды

Резервуарның биеклеге – 12 метр чамасы, диаметры – 23 метр. Эш барышында 122 тонналык металл корылма тулысынча алыштырылды, тоташ мәйданы кимендә 3 мең кв. метр тәшкил иткән тышкы һәм эчке өслек коррозиягә каршы эшкәртелде. Сыешлыкны тоташтыру өчен гомуми озынлыгы 124 метрлы технология торбаүткәргече төзелде. Экология хәвефсезлеге тәэмин итү максатында резервуар углеводородны парга әйләнүдән саклаучы алюминий понтон белән җиһазланган. Резервуар паркын һәм янгын сүндерүне автоматлаштыру системаларына тоташтырганнар.
Гомуми мәйданы кимендә 730 кв. метр җир күтәртелгән (саклагыч корылма), резервуар карында комташ түшәмә алыштырылган. Сыешлыкка хәвефсез керү өчен 900 кв. метр чамасы юл җиһазланган.
Берничә ысул (күз күреме белән үлчәү, ультратавыш, радиография, капилляр, вакуумлаштыру) кулланып башкарылган монтаж эшләрен тикшерү йомгаклары буенча барлык корылма һәм системаларның файдалануга әзерлеге расланган. 48 сәгать дәвамында йөкләнеш астында гидросынау сыешлыкның герметиклыгын, металл корылмаларның ныклыгын, понтонның эшкә яраклылыгын күрсәткән. Бу эш «Транснефть – Урал» җәмгыятендә үзгәртеп кору һәм техника җиһазланышы программасы кысаларында торбаүткәрү транспорты объектларының хәвефсезлеген һәм ышанычлылыгын тәэмин итү максатында башкарыла.
Читайте нас