358 метр озынлыгындагы торбаүткәргеч алыштырылган, шул исәптән дюкер (су асты өлеше) озынлыгы – 222 метр. Тигезлек саклау-балласт өчен тоташ авырлыгы 378 тонналы 189 чуен авырайткыч кулланылган. Торбаүткәргечнең элек файдаланылган өлеше сүтеп алынган. Торбаны сузганнан соң, су астындагы өлешенә гидросынау үткәрелгән, ул кимчелекләр булмавын күрсәткән, геометрия күрсәткечләре тикшерелгән. Су объектында эшләү вакытында табигатьне саклау законнарына кагылышлы барлык таләпләр үтәлгән.
Белгечләр бик-арматура үзәген коймалаган, техника-хәбәрләшү чаралары комплексы, шул исәптән видеокамера, периметр буенча каравыл сигнализациясе системасы урнаштырган. Туфрак тергезелгән, геотекстиль ярдәмендә ярлар ныгытылган, 1 мең квадрат метр мәйданда вак таш түшәлгән, кисәтү билгеләре җыелмасы күздә тотылган даими кичү җиһазланган.
Бу эшләр “Транснефть-Урал” җәмгыятенең техника-үзгәртеп кору һәм реконструкция программасына ярашлы үткәрелгән, аның максаты - УБКУА нефтьүткәргеченнән файдалану ышанычлылыгының югары дәрәҗәсен тәэмин итү.
УБКУА нефтьүткәргече озынлылыгы буенча да, кудырылучы нефть күләме буенча да Русиядәге иң зур магистраль нефтьүткәргечләрнең берсе.