Туймазы хәбәрләре
+27 °С
Облачно
Җәмгыять
26 Ноября 2020, 18:08

“Транснефть-Урал” җәмгыяте: халыкара стандартлар буенча эшлибез

“Транснефть-Урал” җәмгыятендә хезмәт хәвефсезлеге, экология, энергияне янга калдыру өлкәләрендәге менеджмент системасы халыкара таләпләргә җавап бирә – предприятиедә аудит-тикшерү үткәргән экспертлар шундый нәтиҗәгә килгән

Акционерлар җәмгыятенең төп офисы Уфада урнашкан, Башкортстаннан кала, сәнәгать объектлары күрше төбәкләрдә дә эшли. Быел аудит предприятиенең Чиләбе өлкәсендә урнашкан объектларында узган.
“Киң, системага һәм планга ярашлы” – предприятиедә хезмәт хәвефсезлеге өлкәсендә башкарылган эшне аудитчылар шулай бәяләгән. Шул сәбәпле, тормышка ашырылган чаралар да югары нәтиҗә бирә.
Экспертлар “Транснефть-Урал” энергия менеджменты өлкәсендә ягулык-энергетика чыганаклары куллануның максатлы күрсәткечләрен үтәвен, шул ук вакытта энергия куллану беренче чиратта нефть һәм нефть продуктлары кудыруда иң аз чыгымлы режим сайлау нәтиҗәсендә кимүен билгеләде.
“Транснефть-Урал” җәмгыяте табигатьне саклау чараларын да уңышлы тормышка ашыра: атап әйткәндә, даими нигездә үзе урнашкан төбәкләрдә су-биология чыганакларын ясалма тергезү белән шөгыльләнә.
Экспертлар предприятие менеджменты системасының нәтиҗәлелеген һәм экология менеджменты системасының гамәлдәге ISO 14001:2015 системасына тәңгәл килүен раслады. Алар шулай ук хезмәт хәвефсезлегенә идарә һәм энергия менеджменты системаларының яңа халыкара ISO 45001:2018 һәм 50001:2018 стандартлары таләпләренә яраклылык сертификатлары бирү турында алдан йомгаклау карары да чыгарды. Моннан тыш, аудитчылар “Транснефть-Урал” җәмгыятенең идарә аппараты һәм Чиләбе филиалының аудитта катнашкан эшчәннәренең югары һөнәр осталыгын һәм яңа стандартларга күчкәндә документларны рәсмиләштерү сыйфатын билгеләгән.
Яңа халыкара ISO 45001:2018 һәм 50001:2018 стандартлары гамәлгә ашырылу уңаеннан Яңа стандартларга күчү чаралары планы үтәлешенә, шул исәптән эчке аудитчыларны укытуга, аудитлар үткәрүне планлаштыруга, аларның нәтиҗәләрен предприятие җитәкчеләре тарафыннан анализлауга зур игътибар бүленгән. Хезмәткәрләрдән интервью алу-фикер ачыклау чәмле үткәрелгән.
Менеджмент системасы – “Транснефть-Урал” җәмгыятенең гомуми идарә системасының мөһим өлеше, аларның эшчәнлеге һәм таләпләргә яраклылыгы ел дәвамында эчке аудит кысаларында күздә тотыла, нәтиҗәләрен Акционерлар җәмгыятенең координация советы бәяли.
Читайте нас