Туймазы хәбәрләре
+31 °С
Ясно
Җәмгыять
26 Ноября 2020, 06:25

Һәркайда беренче

«Водоканал Туймазы шәһәре» җәмгыяте электр-газ сваркачысы һөнәр осталыгы бәйгесендә җиңгән

Югары класслы электр-газ сваркачысы алтынга бәрабәр. Аеруча җылылык һәм су тәэминаты системасында аварияләрдән арыну өчен көне-төне эшләргә туры килгән торак-үткәргечләр хуҗалыгында.
Күптән түгел районда торак-үткәргечләр хуҗалыгы эшчәннәре арасында рес-публика һөнәр осталыгы бәйгесенең төбәк өлеше үтте. Фәнни һәм гамәли биремнәрне уңышлы үтәп, «Водоканал Туймазы шәһәре» җәмгыяте электр-газ сваркачысы Айдар Муллакаев бәйгенең бер бүлегендә җиңү яулады. Бәйгече индустрия колледжында үткән ярышның катлаулы булмавын, үзенә көн саен очрашырга туры килгән шартлардан ерак торган даирәдә үтүен яшермәде.
– Гадәттә без тар-кысан биналарда эшлибез. Торбага барып җитү өчен кайчак хәтта гимнаст көнләшерлек рәвешкә керергә туры килә, – ди Айдар Миңнегалим улы. – Түшәм астындагы торбаны да ямаган чак бар. Биредә сиңа берьюлы душ та, парлы мунча да. Киемне сыгып алмалы була. Сварка битлеге металлны ябыштырганда барлыкка килгән пардан тирли. Җөйне чамалап-кармалап кына ябыштырырга туры килә. Су агызу торбаларын ремонтлаганда да шулай эшлибез. Биредә инде юынтык суларда “коенабыз”, аннары өйгә юынырга йөгерәбез.
— Эшебез авыр һәм пычрак, аны салкыннарда да, яңгыр яуганда да башкарырга кирәк. Әмма мин аны яратам, чөнки кешеләргә файда китерүемне беләм.
Муллакаев һөнәренә утыз елдан артык тугры инде. 49чы һөнәр училищесын тәмамлап, берничә ел Тукылмаган чималлар фабрикасында эшләгәч, "Водоканал"га килә ул. Ул иң югары – теләсә нинди шартларда да эшли алган, үз эшенең чын остасына әверелгән сваркачының алтынчы разрядына ия. Бу осталыгы аңа үз йортын салганда да ярап куя, анда ул су, үткәргечләр һәм җылыту системасы гына түгел, махсус рөхсәт алып, хәтта газны да үзе кертә.
Предприятиедә Муллакаевны җаваплылыгы һәм тәртиплелеге, шуңа өстәп, хәтта бәйрәмнәрдә дә бер тамчы хәмер кулланмавы өчен хөрмәт итәләр. Бу көннәрдә ул авария бригадасы исәбендә кизү торуны өстен күрә. Җитәкчеләрнең җаны тыныч – бәйрәмнәр бәла-казасыз үтәчәк. Муллакаев исә бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен өстәмә акча түләгәннәренә канәгать.
Читайте нас