Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган. Ә эшенә килгәндә – күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган.
Йолкыган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә, су буена юл тоткан. Анда барып казларны салкын чишмә суында чайкый-чайкый юган. Чишмәгә бару үзе дә йола белән бәйле. Кызларга, гадәттә, гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр җырланган, такмак әйтелгән, чишмә буенда биюләр башкарылган.
Казларны юып кайтышка хуҗабикә каз маенда бик әйбәтләп коймак, я тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган. Ә аш-бәлешләр кичкә әзерләнә. Монда инде кызлар белән бергә башка кунаклар, егетләр дә чакырыла. Кичке мәҗлес уенга халык иң матур киемнәрен киеп, бизәнеп ясанып килгән.