Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Облачно
Җәмгыять
26 Ноября 2020, 09:14

“Без илһамлы, яулыйбыз җиһанны!”

Шушы көннәрдә “Илһам” әдәби берләшмәсендә музей ачу тантанасы узды

Тантанага дәрәҗәле кунаклар - “Шоңкар” журналының баш мөхәррире, язучы Айгиз Баймөхәмәтов, шагыйрь, җырлар авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Чурагул, берләшмә әгъзалары һәм башкалар килде.
Берләшмә данлыклы шагыйрь, Дахау концлагеренда хәрби әсирләрнең яшерен оешмасы җитәкчеләренең берсе Мөҗәһит Хәйретдинов исемен йөртә. Әдәби берләшмә җитәкчесе Нурия Вәлиәхмәтова Мөҗәһит Хәйретдинов истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш алып бара. Музейда батырга багышланган күргәзмә аерым урын били. Бу эшкә алар бөтен җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә тырыша, Башкортстан һәм Татарстан җитәкчеләренә, РФ Оборона министрлыгына мөрәҗәгатьләр юллый. “Илһам” әдәби берләшмәсенә иҗади уңышлар, музей ядкәрләренең тагын да тулылануын телибез. Бу оешма вәкилләре, чыннан да, илһамлы, яулыйлар җиһанны.
Читайте нас