Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Дождь
Җәмгыять
24 Ноября 2020, 11:16

Софья белән җирән мәче

Туймазылының сурәте «Суворовъ» аукцион йорты галереясын тулыландырган

Ел башында Екатеринбургта сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар арасында «Мин булдырам!” инвалид-балаларны иҗтимагый тернәкләндерүгә ярдәм җәмгыяте һәм “Балаларны тернәкләндерү медицинасы” фән-сәнәгать предприятиесе оештырган икенче бөтенрусия “Мин булдырам! Мин сурәт төшерәм!” иҗат бәйгесе үтте. Илебезнең 69 төбәгеннән 3200 бала эшләрен тәкъдим итте. Жюри яшь буенча төрле төркемдә 13 җиңүчене билгеләде.
Бәйгедә катнашучылар арасында ун туймазылы да бар. Җиде яшьлек Софья Дорошенкога бәхет елмайды. Үзе һәм Җирәнкәй атлы мәчесе сурәтләнгән эше бәйге йомгаклары буенча чыгарылган каталогка кертелде.
Әмма тарих моның белән генә тәмамланмый әле. Шушы көннәрдә каталог Екатеринбург галереячысы, «Суворовъ» аукцион йорты хуҗасы Валерий Суворов кулына эләккән. Галереясы өчен бер эш сайлаган ул – бу Софьяның сурәте булып чыккан. Екатеринбурглы сүзләренә караганда, ул гаять кояшлы, уңай тәэссоратларга тиендерә.
Валерий Юрьевич яшь рәссамга теләкләр язылган открытка җибәргән һәм сыйфатлы сурәтләү җиһазлары – киндер, акрил буяулар, пумала һәм альбомнар бүләк иткән, алар тиздән Туймазыга килеп җитәчәк.
— Сурәт майлы пастель техникасында башкарылган, – ди яшь талант иясенең әбисе Ольга Галичева, ул сабый туганнан алып аңа әнисен алыштырган диярлек. – Җирәнкәй – Софьяның яраткан каһарманы, аның сурәтләрендә төп урын били ул.
– Бәйге турында без дәвалануга йөргән тернәкләндерү үзәгендә ишеттек. Софьяның эшләрен бәйгегә үзәк хезмәткәрләре җибәрде. Шулкадәр игътибар булыр дип көтмәгән идек. Софья хәзер сәнгать мәктәбендә тырышып шөгыльләнә башлар, мөгаен, – дип бәян итә рәссамның әбисе.
Сурәт төшерү кызның бердәнбер мавыгуы түгел. Ул Балалар (үсмерләр) иҗат йортында биюгә һәм үстерелеш дәресләренә йөрүгә дә вакыт таба.
Очрашкач, Софья безгә үзенең гаҗәеп эшләрен күрсәтте һәм хәтта сурәт төшерү буенча зур булмаган осталык дәресе үткәрде.
Читайте нас