Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Дождь
Җәмгыять
20 Ноября 2020, 12:06

Киңәшче ханым

Салым хезмәтендә эшләүче туймазылы Мишустинның Рәхмәт хатына лаек булган

Салым хезмәте – дәүләт идарәсенең мөһим бер буыны. Бюджетның тулылануы, димәк, илнең иминлеге аның эшенә бәйле. Яңа балалар бакчалары, мәктәпләр һәм хастаханәләр төзелү, юллар ремонтлану, пенсия һәм балалар пособиеләре түләнү – шушы һәм башка бик күп мәсьәләләр турыдан-туры салым хезмәткәрләренең уңышлы эшеннән тора. Быел бу хезмәткә 30 ел тула.

Альмира Мусина салым оешмасында ул барлыкка килгән көннән диярлек эшли. Өстәвенә, ул халыктан акча җыючы түгел, киресенчә, таратучы белгечләр катламына карый. Федерация салым хезмәте районара инспекциясе бурычларны җайга салу бүлеге өлкән дәүләт салым инспекторының хезмәт бурычлары исәбенә салым чигерүләре кайтару да керә.
Саннар белән ул мәктәптән үк дус – математика аның яраткан фәне. Төгәл фәннәргә мәхәббәт әти-әнидән килә, дип билгели Мусина. Эзмә-эзлекле фикер йөртү, анализ ясау, эш-гамәлләрен алгоритмга ярашлы тезү осталыгы аның әтисенә – милиция хезмәткәренә җинаятьләрне тиз арада ачарга ярдәм иткән. Әнисе исә пөхтә исәпләре һәм игътибарлылыгы ярдәмендә шәһәрнең дәүләт страховкасы оешмасының баш бухгалтеры вазифасына кадәр үрли. Финанс техникумын төгәлләгәч, кызы Альмира да шунда эшкә килә.
13 ел бер мизгелдәй үтеп китә. Әгәр дә бәхетле очрак туры килмәсә, ул гаилә ди-
настиясен шулай дәвам иткән дә булыр иде. Альмира Сабирҗан кызы әни була. Декрет ялыннан соң аны яңа оешкан салым хезмәтенә эшкә чакыралар.
— Ул вакытка тупланган тәҗрибәм артык мәшәкатьсез эшләргә ярдәм итте, – ди Альмира Мусина. – Әйткәндәй, озакламый шуны аңладым, салым хезмәтендә чынлап та бу һөнәрне үз иткән, яраткан кешеләр генә эшли. Алар, сайлап алынгандай, барысы да сабыр, җаваплы һәм тәртипле. Биредә башкача булырга мөмкин дә түгел. Өстәвенә, салым инспекторы эше хокук тармагының башка өлкәләрендәге белемгә ия булуны да таләп итә. Чөнки салым салу эшчәнлекнең барлык өлкәләренә дә кагыла – сәүдә, сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы...
28 ел элек тә, хәзер дә эше җитәрлек аның. Ул республиканың өч шәһәре һәм җиде районын хезмәтләндерә, шуңа да еш кына кичен дә, ял көннәрендә дә эшли.
РФ дәүләт гражданлык хезмәтенең 3нче класс-лы киңәшчесе вазифасы бурычларын нәтиҗәле үтәгән өчен Альмира Мусина 2015 елда Михаил Мишустинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Ул вакытта илебез Хөкүмәте рәисе Федерациянең салым хезмәтен җитәкли.
Альмира Сабирҗан кызы тыйнак кына итеп, зур салым салу системасы чылбырында аның хезмәте генә берни тормавын билгели. Аның бүлекчәсендә үз бурычларына җаваплы караган, бер-берсенә булышкан 24 белгеч хезмәт сала.
Әнисе юлын дәвам итеп, икътисадчы һөнәрен сайлаган кызы белән горурлана Мусина. Дөрес, Уфа дәүләт авиация-техника университетын тәмамлагач, ул Уфада халыкара фирмада эшли. Кызы һәм аның улларының ял көннәрендә кайтуы әниләре өчен зур бәйрәм. Ул оныклары белән уйнарга да, аларны тәм-том белән сыйларга да өлгерә. Әмма соңыннан буй-сынын контрольгә ала һәм фитнес-үзәккә йөгерә. Мин әле генә Альмира Сабирҗан кызының яшь-сылу калу серен ачтым, ахыры. Әмма, минемчә, ул моңа һич каршы килмәячәк.
Читайте нас