Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Җәмгыять
17 Ноября 2020, 07:46

Туймазылыларча фета

Сигез яшьлек кыз гаилә әгъзаларын үзе әзерләгән сыр белән сыйлый

Гыймаевлар гаиләсендә барысы да сыр ярата. Әниләре Диана Илгизәр кызы – эретелгән, әтиләре Рамил Равил улы йомшак һәм тозлы сортларны, кызлары Сәйдә белән Камилла каты сырны хуп күрә. Бу ризыкка мәхәббәт
8 яшьлек Сәйдәне (Туймазы 4нче мәктәбе укучысы) сырга багышланган фән-тикшеренү эше язарга этәргән.
— Сырда сөяк үсешенә ярдәм иткән һәм тешләрне кариестан саклаган кальций бар, ул фосфор, цинк, калий, магнийга бай. Сырны үзең ясарга өйрәнсәң ничек шәп булыр иде, дип уйлый Сәйдә һәм әти-әнисе, апасы белән Каратка Листгартеннарның гаилә фермасына юл тота. Анда сырның 15 төре, шул исәптән итальяннарның «пармезан» һәм «качотта»сы, левантиец-ларның «халлуми» сыры җитештерелә.
Сыр ясау остасы Павел Листгартен кызны предприятие буйлап экскурсиядә йөр-тә, сыр җитештерү серләрен уртаклаша. Оста бер килограмм сыр җитештерү өчен 10-12 литр сөт таләп ителүен бәян итә.
Листгартеннар рецептлары белән коралланып һәм аларны яраклаштырып, Сәйдә белән әнисе сыр белән тәҗрибә ясауга керешә. Нәтиҗәләрен фәнни эштә чагылдыра. Ризыкка кабатланмас тәм бирер өчен алар прованс үләннәре сатып ала һәм помидор киптерә. Һәм сырны өлгертү өчен янә бер суыткыч сатып ала. Өйдәгеләр – Сәйдәнең сырларын төп тәмләп караучы.
— Әлегә грекларның ярым-
йомшак «фета» сырын гына әзерлибез, ул тыштан брынзаны хәтерләтә, – ди Сәйдә. – Тора-бара каты пармезан сырын ясарга өйрәнергә телим. Тик монда осталык кына түгел, түземлелек тә кирәк. Чөнки дүрт ай өлгергән фетадан аермалы буларак, пармезан бер-өч елда әзер була.
Гыймаевларның иманы камил, кызларының мавыгуы нәтиҗәсендә алар тора-бара кибет сырыннан баш тартып, өйдә эшләнгән ризык кына куллана башлаячак.
Читайте нас