Туймазы хәбәрләре
+30 °С
Ясно
Җәмгыять
16 Ноября 2020, 07:01

«Парижны да алдык без…»

Туймазыдан эквилибрист Ярослава Уразаева французларны да, Русиянең Төньяк башкаласын да яулады

Ноябрь башында Санкт-Петербургта VIII Халыкара "New-Circus" цирк сәнгате онлайн бәйгесе үтте. Анда “Йолдызлы юл” үрнәк цирк гимнастикасы һәм акробатикасы мәктәбе тәрбияләнүчесе Ярослава Уразаева катнашты. «Каучук» номеры өчен эквилибрист кыз
I дәрәҗә лауреаты дипломына лаек булды. Кыз “Югары дәрәҗәдәге башкару осталыгы өчен” бүлегендә, аның остазы Анастасия Кәлимуллина "Алдынгы педагог" бүлегендә билгеләнде.
«Каучук» номеры гаҗәеп килеп чыккан. Бер генә хәрәкәтне әйтеп үтү дә җитә – 11 яшьлек кыз үзенең башына утыра диярлек! Ярослава сүзләренә караганда, бу номерны бер ай әзерләгән ул. Өстәвенә, “Йолдызлы юл” тәрбияләнүчеләре озак вакыт өйдә утырган. Башта төркем остазы декрет ялына, аннары бөтен илебез үз-үзеңне изоляцияләү режимына китә. Балалар остазлары белән сентябрьдә генә очраша.
— Бәләкәй циркачлар яз һәм җәй көне бөтенләй шөгыльләнмәде дигән сүз түгел бу, – ди Анастасия Александровна. – Алар залда гына шөгыльләнү җитмәвен, өйдә дә күнегергә кирәклеген яхшы аңлый. Һәм шөгыльләнгәннәр дә. Шул исәптән Ярослава да.
Ул табигатьтән бирелгән гаҗәеп сәләткә ия. Өстәвенә, тырыш һәм эшсөяр. Шушы сыйфатлары җиңәргә ярдәм итә дә инде. Санкт-Петербургта җиңү – быел беренчесе генә түгел. Күптән түгел ул Парижда халыкара читтән торып музыка-сәнгать иҗаты бәйге-фестивалендә җиңгән. Ярослава ике елга бер тапкыр үткәрелүче дәрәҗәле халыкара «Старт звезды» мәдәният һәм сәнгать премиясенә дә тәкъдим ителгән.
— Мин һәрчак көндәшләремә сокланам, алар гаять сәләтле. Шуңа күрә минем өчен һәр җиңү – көтелмәгән бүләк, – диде Ярослава. – Минем өчен иң мөһиме – тәҗрибә туплау, чөнки гомеремне спортка багышларга җыенам. Башта зур мәйданнарда чыгыш ясасам, аннары Анастасия Александровна кебек тренер булачакмын.
“Йолдызлы юл” мәктәбендә 3,5 яшьтән алып, иллеләп бала шөгыльләнә. Балалар гимнастика, акробатика, эквилибр, жонглерлау, үзенчәлекле жанр, хореографияне үзләштерә. Берничә елдан соң Анас-тасия Кәлимуллина балаларны, сәләт-ләреннән чыгып, юнәлешләргә тә-гаенли.
Тәрбияләнү-челәренең берсе Анастасия Куприянова Мәскәүдә Румянцев (Карандаш) исемендәге Мәскәү дәүләт цирк һәм эстрада сәнгате училищесының өченче курсында укый. Икесе укырга керергә әзерләнә.
Хәзер «Йолдызлы юл» мәктәбе тәрбияләнүчеләре «Родина» мәдәният йортында шөгыльләнә. Кече төркем – атнасына өч тапкыр, өлкәнрәкләр көн саен.
Читайте нас