22 октябрьдә “Туймазы хәбәрләре” гәзите хезмәткәрләре авыл халкының ни белән яшәвен, ялларын ничек үткәрүен турында белү өчен Николаевка авылында (Николаевка авыл советы) булды. Бер уңайдан, өлгермәгәннәрне район гәзитенә яздырдылар һәм "Мирас" ансамбле чыгышын тыңлап кинәнделәр.