Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Ясно
Җәмгыять
22 Октября 2020, 07:28

Район башлыгы итеп кабат Айдар Суфиянов сайланды

2020 елның 20 октябрендә Туймазы районы муниципалитет-район Советы утырышы үтте.

2020 елның 20 октябрендә Туймазы районы муниципалитет-район Советы утырышы үтте. Көн тәртибендә район хакимияте башлыгын тәгаенләү мәсьәләсе торды.
Бәйге комиссиясенә район башлыгы вазифасына биш дәгъвачыдан документлар килде. Муниципалитет-район Советы карамагына комиссия өч дәгъвачыны тәкъдим итте. Депутатлар бертавыштан Айдар Суфиянов кандидатурасы өчен тавыш бирде.
Муниципалитет-район Советының 2020 елның 20 октябрендәге 32нче карары белән Туймазы районы муниципалитет-район хакимияте башлыгы вазифасына контракт нигезендә Айдар Рифгать улы Суфиянов тәгаенләнгән.
Фото: panoramarb.ru
Читайте нас