Район хакимиятенең яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Альберт Хәсәнов һәм шушы ук бүлекнең баш белгече Мәрьям Ишбулдина “Без бергә” гомумрусия үзара ярдәм чарасын оештыруда риясыз өлеш керткән өчен Русия Федерациясе Президентының истәлекле медале һәм грамотасы белән бүләкләнде.
БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән фидакарь эшчәнлеге һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә зур өлеш керткәне өчен «Лидер» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Гатауллина һәм «Тин-ТВ» студиясе җитәкчесе Елена Корнилова билгеләнде. «Лидер» яшьләр үзәге хезмәткәре Әлфия Абделмәнова, Туймазы газ эшкәртү предприятиесе эшчәне Андрей Комлев шушы ук оешманың Рәхмәт хатларына лаек булды.
— Үз-үзеңне изоляцияләү чорында ярдәмгә мохтаҗларга булышу өчен берләшкән туймазылыларга рәхмәтле мин, – диде Альберт Хәсәнов. – Русия Президенты коронавирус инфекциясе таралу хәвефенә бәйле югары әзерлек режимы игълан иткәч, Туймазы районында икенче көнне үк ирек-ле ярдәмчеләр штабының колл-үзәге оештырылды. Әйткәндәй, Башкортстанда иң беренче булып. Телефон аша ярдәм сорап мөрәҗәгать итү белән ирекле ярдәмчеләр адрес буенча китте. Безнең штаб аша 256 пропуск язылды – бюджет оешмалары, сәнәгать предприятиеләре, эшкуарлар, төрле дини конфессия вәкилләре исәбеннән ирекле ярдәмчеләр, якташларына анык ярдәм күрсәтеп, район буйлап йөрде.