Пандемия башланган вакыттан алып төбәктә барлыгы яңа коронавирус инфекциясенең 9806 расланган очрагы теркәлгән.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров һәр оешмада эпидемиягә каршы тору өчен медицина инспекторы тәгаенләргә кушты. Шушы көннәрдә Башкортстан медицина университеты кыска мәгариф онлайн-курсы әзерләячәк, мединспекторлар ковид белән эшләү тәҗрибәсенә ия табиблар белән киңәшә алсын өчен колл-үзәк тергезеләчәк.
Моннан тыш, эшләп йөргән йөкле хатыннарны читтән торып эшләүгә күчерәчәкләр, хезмәт хакы сакланачак. Шикәр һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан иза чиккән якташларыбыз өчен аерым режим кертелү ихтимал.
Яз көне озайлы авыруларга дучар кешеләр өчен мондый чикләүләр кертелгән иде инде. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, бу тәҗрибәне дәвам итү зарур.