Нәрсә генә пешереп алып килмәгән авылның уңган-булган апалары. Кабак бәлеше, кабак мантые, кабак коймагы, кабак кайнатмасы... Кабак орлыгы да тәкъдим ителде. Без, “Туймазы хәбәрләре” вәкилләре дә, бу сый-нигъмәттән читтә калмадык. Бәйрәмгә барып, халыкны гәзиткә яздырдык. Фәния апа Шараповага, Гөлфияч апа Хаматшинага, Тамара апа Фарваевага рәхмәт. Безне бер чарадан да калдырмыйлар, халык арасында аңлату эше алып баралар.