Туймазы хәбәрләре
+30 °С
Облачно
Җәмгыять
15 Октября 2020, 12:29

“Агрессор”ны – кәбестә шулпасына!

Бәйрәм ярминкәсе туймазылыларны яшелчә һәм җиләк-җимеш муллыгы белән таң калдырды

Узган якшәмбедә Октябрь мәйданында Республика көнен бәйрәм итү кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмә-ярминкәсе узды. Анда шәхси ярдәмче хуҗалыгы булган авыл халкы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре катнашты.
Андый ярминкәләргә халыкның ихтыяҗы зур. Берәүләр өчен бу кышкылыкка яшелчә хәстәрләү урыны булса, бәгъзеләре өчен, киресенчә, бакчада, крестьян-фермер хуҗалыгында үстерелгән төрле продукциянең артып калганын сату мөмкинлеге.
Ярминкәдә азык-төлек мулдан: биредә авыл ихатасыннан тазә ризыклар, икмәк һәм кондитер эшләнмәләре, бал, яшелчә һәм башкаларны сатып алырга мөмкин иде. Төрле үсенте чималы – чәчәк үсентеләре, җиләк һәм декоратив культуралар, җимеш агачлары һәм куакларын тиз арада сатып алып беттеләр.
Сатып алучыларны кош ите һәм сөт ризыклары киштәләре җәлеп итте, тирә-якка шашлык исе таралды. Китерелгән продукция ә дигәнче сатылды. Сатучылар да раслады моны.
Читайте нас