Дөресрәге, яңартылган сыйныф – бинада ремонт ясалган һәм информатика дәресләре үткәрү өчен ул бар кирәк-ярак белән тәэмин ителгән. Лицейга хәйрия ярдәмен «Транснефть – Урал” җәмгыяте күрсәткән.
Яңартылган кабинетны ачуда символик кызыл тасманы «Транснефть – Урал” җәмгыяте баш директоры урынбасары Әскар Әминев, Уфа дәүләт нефть техника университеты проректоры Александр Могучев, Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре шәһәр округы Орджоникидзе районы хакимиятенең гуманитария мәсьәләләре һәм мәгариф идарәсе начальнигы Юлия Мостафина кисте.
Предприятие акчасына тиешле программа тәэминаты белән 16 заманча компьютер, шулай ук уңайлы һәм эргономияле мебель сатып алынды һәм урнаштырылды. “Дәрес үткәрү өчен кулай шартлар һәм яңа компьютер техникасы укучыларга техника югары уку йортларында укырга әзерләнү һәм киләчәктә, шул исәптән нефть кудыру тармагы белгечләре сафларын тулыландыру өчен информатика-коммуникация технологияләрен яхшырак үзләштерергә ярдәм итәчәк”, - дип билгеләде лицей директоры Алла Цыбина.
“Транснефть – Урал” лицейга элек тә матди базасын ныгыту җәһәтеннән ярдәм күрсәткән. Предприятие акчасына физикадан лаборатория дәресләре өчен җыелмалар һәм көнүзәк мәгълүматны тапшыручы, шул исәптән дәресләр расписаниесен һәм лицей яңалыкларын яктыртучы интерактив экран сатып алынган.
83нче лицей Уфада 1957 елда ачылган. 2003 елдан ул «Транснефть – Урал” җәмгыяте белән белгечләр әзерләү өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлек итүче Уфа дәүләт нефть техника университеты кул астында эшли. Лицей тәрбияләнүчеләре берничә юнәлеш (физика-математика, химия-математика, мәгълүмат-технология, инженер-икътисад) буенча белем ала, аннары укуын техника югары уку йортларында дәвам итә.